Чәчәк урынына - чүп (Зәмирә Сәмигуллина)

Орлыклар сатыла торган кибеткә һич кертәсе юк Фәнзияне.

Бүген дә ялгышты ире Илфат урамның шушы ягыннан узып. Ипи кибете ягыннан әйләнсә, туры гына кайталар иде өйгә. «Чәчәкләр» дип язылган язуны күрүе булды, шалт исенә төште. Машина тормозына үзе басардай булып талпынды хатын. Туктамый булдыра алмады Илфат. Ир туктамаса да, үзе үк рульне борачак, йә өйгә кайткач һаман бер сүзне әйтеп теңкәсенә тиячәк. Әнә, кереп киткәненә бер сәгать, һаман юк. Телефонына шалтыратып карый, алмый. Дөньясын оныта инде ул орлык кибетенә керсә. Акчасын да кызганмый. Узган елны да мең тәңкәлек орлык җыйган иде.

Өйдәгеләргә әйтми генә әллә нинди интернет кибеттән дә кайтарткан. Алары бигрәк тә кадерле булды. Бакчаның иң уңдырышлы туфраклы җиренә чәчеп, өф-өф итеп кенә тәрбияләп үстерде. Тегеләре генә акламады Фәнзиянең ышанычын. Декоратив чәчәк дип үстергән чәчәк сукыр кычыткан булды. Тишелеп чыгуга әйтте югыйсә Илфаты. Сукыр кычыткан бит бу, йолкып ташла да, бер төп булса да кыяр утыртып куй аның урынына, дип. Әнекәйгенәм! Ник әйттем, дип үзен битәрләде ир. Илфат шул көнне хиссез, чәчәкләрне, матурлыкны яратмый торган ир икәнлегенә төшенде. Бер дә яратмый түгел инде Илфаты чәчәкләрне. Ромашка, кырдагы күкчәчәк иң матуры аның өчен.

Кыяр-помидорга да әллә ни исе китми инде. Аптырап, чүп үләне үстергәнче, дип кенә әйткән иде. Кыяр-помидорларны да әкәмәт күп үстерә хатыны. Биш-алты төп кыяр җитә югыйсә, ә ул егермешәр төп утырта да, уңышын кая куеп бетерергә белми йөри җәй буе. Чиләк-чиләк кыяр өләшеп. Күршеләргә кертер идең, үзләре үстерә. Хәзер авылда бар кеше дә утырта инде яшелчәне. Тозлау эшенә тотынгач та, бер-бер артлы өлгереп торалар бит алар. Аптырагач, сыерга турап бирә хатыны. Ярар, хет алай әрәм булмый инде.

Җәй буе бакчада бил бөгеп, чүп утап йөри дә биленә чир ябыша. Аннары, миңа гына кирәкме әллә дип, тагын бер буран туздырып ала өйдә. Узган ел да җиде түтәл кызыл чөгендер чәчтеләр. Нигә кирәк шуның кадәр чөгендер, кем ашап бетерә, дип әйтеп карады ир. Тыңламады. «Яңа төр борщ ясарга өйрәндем. Ватсаптагы дуслар бер утырганда ярты литрлы банканы бер үзең ашап бетерәсең, диде. Менә чөгендер үстерәм дә, борщ ясыйм», — диде Фәнзия. Чөгендер уңышы өлгергәч, көн-төн чөгендер кырды. Бармаклары суелып бетте мескенкәйнең, кыргычка ышкылып. Унсигез банка булды инде, тагын ясыйм әле, балаларга да биреп җибәрергә булыр, ди. Аннан соң да хәйран кырды әле чөгендерне.

Берәр ай чамасы узгач, чөгендер ашы ашыйсы килә башлады бит. Кая хатын, теге бер утыруда ярты литр ашап бетерә торган тәмле чөгендердән авыз итик әле, дигән иде Илфат, Фәнзиянең йөзе чөгендер кебек булды. Кызарды, күзләре тавык йомыркасы зурлыгындагы чөгендер кебек зурайды. Ярар, картым, иртәгә кайтышыңа пешереп куярмын, ди. Бер банка шулай гына ашап карыйсы иде бит, дип тә әйтеп карады ир. Ул көнне юмалап, җайлап, идән астына төшеп тормады уңган хатыны. Шуннан нидер барын сизенеп, хатын эштә чагында идән астына төшәсе итте Илфат. Төшсә, чөгендерле банкалардан җилләр искән. Аның каравы, банкалары чип-чиста итеп юып, тезелеп торалар, чөгендернең икенче уңышын көтеп. Аны-моны сиздермәде ир, эшкә китте. Көләсе килде. Көлсә, эш харап, Фәнзиясе үпкәләячәк. Эштән кайтышына борщ пешкән, өйгә тәмле хуш ис таралган.

– Менә, җаныем, тәмле аш пешердем, телеңне йотарлык. Чөгендерне быел да күпләп утыртырбыз, бик тәмле була икән, — ди.

Их, шунда Илфатның күзе кухня өстәлендә калган банкага төшмәсә... Алдыңа кара да аша бит инде. Кибеттән кырык сумга сатып алып кайткан борщ банкасын алып куярга оныткан тегесе дә. Көлмичә түзә алмады ир.

– Кара, болар аш серкәсе салырга онытмаганнар икән, — дип әйтеп куйды.

Утыз елга якын бергә яшәп, хатыныңны аңлап бетерәсең бит инде. Илфат та хәтерсез Фәнзиясенең көз көне чөгендер япканда аш серкәсе салырга онытканын, шул сәбәпле бөтен банкасының капкачы атып бетергәнен күптән аңлаган иде. Банка капкачы атканын төнлә йоклый алмый ятканда хәйран тыңлап ятты ул. Алары да ник Илфат эштә вакытта атмый инде аның? Йә тавышсыз гына атсыннар...

Менә шундыйрак хәлләр булган иде узган көздә. Быел ниләр утыртыр. Бәхет кошының үзен эләктергәндәй сөенеп чыгып килә әнә орлык кибетеннән. Бер сәгать вакыт узганнан соң…