Таһир мәхәббәте | intertat.tatar

Таһир мәхәббәте

Рамилә Таһирның авылдан килгәнен бик көтте. Тизрәк дөресен сөйләп бирергә дә, киләчәге булмаган ун елга сузылган мөнәсәбәтләрне тәмамларга исәп тотты ул.

Таһир бер күрүдә яратты шул кап-кара чәчле, тәбәнәк буйлы кызны. Ун ел газап чигү өчен булдымы бу танышу?! Инде 40 яшьнең теге ягына чыгуга карамастан, аны уйлап, гел аның хәлен белеп торып, аның кайдадыр бәхетле яшәвен тоеп яшәү дә бер газап… Синең 4 балаң өйдә шау-гөр килә, хатының аш бүлмәсендә тәмле ис чыгара, ә син уйларың белән яшьлек мәхәббәте янында… Бу нинди газап, һич онытып булмый шул кара кызны. Аның хисләрен хатыны да тоя инде, ничә еллар иренең беренче мәхәббәтенә көнләшеп яши. Таһир вакыты белән үзен бөтенләй аңламый, тиктомалдан шул кара кызга сагыну хаты яза да, «теге дөньяда барыбер бергә булачакбыз», дип өстәп куя.

Бүген дә Таһир эштән кайтты да, телевизор каршына утырган килеш изрәп китте. Җыры да сагышлы бит әле, Таһирның уйларын үзе белән урап алды да, яшьлек иленә алып китте.

Ул вакытта 18 яшьлек егет дусты Кәрим белән аның сеңлесен каршы алырга дип уку йортына килде. Ике кыз йөгерешеп чыктылар да, егетләр каршына килеп тә бастылар. Берсе дустының сеңлесе Рәилә булса, икенчесе «мин Рамилә» диде. Яшьләр таныштылар да аерылыштылар. Ә бу кара кыз Таһирның күз алдыннан һич китмәде… Егет бер атна Рамиләне уйлап йөрде әле, бу халәтенә хәтта үзе дә аптырады. Ике кәлимә сүз сөйләшмәгән, аралашмаган кыз башка кереп ояласын әле! Юкка түгелдер бу, дип уйлады егет. Ул дустына шалтыратып, Рамиләнең телефон номерын табып бирүен сорады.

Шул ук кичне Таһир Рамиләне уку йортыннан каршы алды, яшәгән урынына кадәр озатып куйды һәм кош тоткандай бүлмәсенә кайтып ятты. Егет шул арада йокымсырап төш тә күрергә өлгерде. Ул «мин Рамилә» дигән тавыш ишеткән кебек булды, сикереп торды да як-ягына каранды. Таһир, син гашыйк ахры, — дип әйтеп куйды ул үзенә.

Рамилә дә ирекле кош иде. Ул Таһир белән көн саен диярлек очрашты, әмма егеткә тартылмады, хисләнмәде. Бу хиссез генә очрашу да биш елга сузылды. Күрәсең, Таһирнең мәхәббәте икесенә дә җиткәндер. Рамилә егетне «яратам» дип әйтә алмады, ияләште бугай, кайгыртучысы, бүләкләр бирүчесе, ялгызлыктан коткаручысы, һәр имтиханы өчен аның белән бергә борчылучы булуын тою рәхәт иде аңа. Әмма егетнең җитди адымга җыенуын, җитди уйлары булуы кызны куркыта башлады.

Ул бер кичтә вакытлыча гына аерылып, бер-берсен сынап карарга тәкъдим итте. Таһир бу тәкъдимне ошатмаса да, ризалашты. Әмма егет күрешмичә торганга өч көн булды дигәндә, Рамилә яшәгән тулай торак янында чәчәк бәйләме тотып басып тора иде. Тик кыз гына аны күрүгә артык шатланмады. Ул хәтта егетне юксынмады да, егетне яратмавына гына инанды. Шундый егетне ничек яратып булмавына үзе дә аптырый иде кыз.

Егетнең авылга кайтып төпләнү уйлары булганга, аны читләштерү уе белән авылга яшәргә кайтмаячагын да әйтте кыз. Таһир өчен бу көтелмәгән борылыш булса да, ул каршы килмәде, ә шәһәрдә тулай торак бүлмәсе алуга иреште. Рамилә үзен салкын тотса да, Таһир аннан читләшмәде, тагын да ныграк яратасы, кочасы гына килде.

Рамилә укуы тәмамлангач кая эшкә урнашканын һәм тулай торактан күченүен дә әйтмәде. Ә егет аның кайда эшләгәнен дә эзләп тапты, чәчәк тотып эштән дә каршы алды. Бу килделе-киттеле мөнәсәбәтләр ун елга якын дәвам итте. Рамилә яратмаган кешесе белән тормышын бәйләп, аның белән яши алмаячагын аңлый иде.

Рамилә дус кызының туган көненә баргач, бер егет белән танышты. Егет тә Рамиләне ошатты. Алар очраша да башлады, ә Таһирның ялларга авылга кайтып киткән вакыты иде. Бу Таһир белән араны өзү өчен бердәнбер нәтиҗәле адым — икенче егет белән очраша башлау, дип уйлап куйды кыз.

Рамилә Таһирның авылдан килгәнен бик көтте. Тизрәк дөресен сөйләп бирергә дә, киләчәге булмаган ун елга сузылган мөнәсәбәтләрне тәмамларга исәп тотты. Рамилә егеткә сүз дә әйтергә бирмичә, барысын да сөйләп бирде. Ә егет авылдан Рамиләгә тәкъдим ясыйм дип очынып килде бит. Ул әле дә Рамиләнең сүзләренең дөреслегенә ышана алмый иде. Чын сөюдә янган егет өчен бу сүзләр куркыныч төш кебек иде. Ул бит ун елын шушы кызга, кап-кара чәчле кызга багышлады. Аны уйлап йокларга ятты, анны уйлап йокыдан уянды. Хыялында ул бит аның белән зур йорт салды, үзе теләгәнчә биш бала үстерде. Хыяллар юка пыяла сыман чәлперәмә килде. Юллар аерылды…

Таһир юл чатында берүзе басып калды. Башына төрле уйлар килде. Ул хәтта Рамиләнең яңа егетен эзләп тапты, кызны ташлавын үтенде, бу гамәле өчен акча да тәкъдим итте. Ә ул ризалашмады…

Ул әле бер атна бу хәлләрдән айный алмыйча шәһәр урамы буйлап иләс-миләс килеп йөрде. Кайсы урамга, кайсы тыкрыкка керсә дә, алар бергә булган урыннар бит. Алар бу урамнан Рамилә белән узган иде, ул бу урында шаркылдап көлгән иде, ул монда аны көтеп торган иде, алар бу почмакта яңгырдан ышыкланып торган иде. Бу шәһәрдән качарга кирәк, мондый хатирәләр белән яшәп булмаячак, дип егет авылга кайтып китәргә дигән карарга килде. Күңелдә шундый бушлык, йөрәк яралы.

Таһир үз уйларына бирелеп сәүдә йортына керде дә, костюмнар сата торган кибеткә атлады. Сатучы кыз егеткә бер костюмны кидерде, икенчесен, өченчесен тәкъдим итте. Таһир сатучы кызның «миңа менә монысы күбрәк ошый» дигәне өчен акча түләде. Аннары ул сатучы кызның исеме язылып куелган күкрәгенә карады да «Дилбәр, син сәгать ничәгә кадәр эшлисең? Сине каршы алсам ярыймы?» — диде.

Ул Дилбәрне эштән каршы алды да, туп-туры алтыннар сата торган кибеткә алып китте. Ниндидер салкын канлылык белән эш итү иде бу… Ул Дилбәрне аптырашта калдырып, аңа йөзекләр кидереп карады. Таһир кыз ошатканын сайлап алды да, кибеттә үк «Син миңа кияүгә чыгарга ризамы?» - дип тәкъдим дә ясады. Дилбәр егетне көндез үк ошатып калган иде. Кыю егетнең соравына да риза булуын белдерде.

Таһир бит хатыны Дилбәргә шул беренче һәм, күрәсең, мәңгелек мәхәббәте Рамиләгә үч итеп кенә өйләнде. Дилбәр яхшы хатын, Таһир аны хөрмәт итә, үзенчә ярата да кебек тоела. Әмма Рамиләне яраткан кебек шашып ярату түгел инде ул. Еллар дәвамында барлыкка килгән бер-береңә ияләшү, дүрт бала өчен рәхмәт хисе…Ә яшьлек мәхәббәте сүнми дә, сүрелми дә…