Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Муса Җәлил шигырьләре

25 август - Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне. Шул уңайдан герой-шагыйрьнең шигырьләрен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Муса Җәлил шигырьләре
Владимир Васильев

Җырларым

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә

Ил кырында чәчәк атыгыз!

Күпме булса сездә көч һәм ялкын,

Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!

Сездә минем бөтен тойгыларым,

Сездә минем керсез яшьләрем.

Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,

Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

Мин кабыздым җырда ялкын итеп

Йөрәгем һәм хаклык кушканны.

Җырым белән дусны иркәләдем,

Җырым белән җиңдем дошманны.

Алдый алмас мине түбән ләззәт,

Вак тормышның чуар пәрдәсе,

Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю-

Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр

Шигыремдәге изге антына.

Бар җырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма.

Җырлап үттем данлы көрәш кырын,

Җырлап килдем тормыш языма.

Соңгы җырым палач балтасына

Башны тоткан килеш языла.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңрар җыр булып.

1943, 26 ноябрь

 

Гөл кабере

Өзелеп төште бер гөл сабагыннан

Төньягыннан искән җил белән.

Озакламый җилнең канатына

Төялешеп карлар килделәр.

Мамык карлар гөлгә кәфен булды,

Кабер булды бакча түтәле,

Шунда үскән ялгыз бер ак каен

Кабер ташы ролен үтәде.

Кар бураны яңа корбан эзләп

Бөтерелә койма буенда.

Гөл уянмас татлы йокы белән

Изелеп йоклый җирнең куенында.

Тик яз килгәч, гөлнең каберенә

Яңгыр явар, уйнар яшеннәр.

Һәм түтәлне тутырып таң алдыннан

Чәчәк атар яңа яшь гөлләр.

Сулган гөл күк мин дә кышны көтәм,

Йоклар өчен ябынып юрганын.

Күңелегездә көлеп чәчәк атар

Минем соңгы йөрәк җырларым.

1943, сентябрь

 

Ишек төбендә

Үтеп барам шулай урам буйлап,

Парадныйда күрәм бер бала.

Звонокка үрелә, буе җитми,

Аптырагач, карап уйлана.

Мин балага киләм:

 — Әллә, — димен, -

Звонокка буең җитмиме?

 — Җитми шул, — ди.

 — Кая, үзем басыйм.

Бернеме, — дим, — әллә икеме?

— Биш, ди.—Басам.

Шуннан бала әйтә:

 — Абзыкай, син нинди йөрәкле!

Әйдә качыйк хәзер, хуҗа чыкса,

Икебезгә дә бирер кирәкне!

1942, декабрь

 

Корыч

Корыч менә шулай чыныкты.

Н. Островский  

Мин мыек та әле кырмый идем

Былтыр өйдән чыгып киткәндә;

Алтмыш яшьлек картның гомер буе

Күргәннәре хәзер җилкәмдә.

Бу бер елда баштан кичкәннәрдән

Ми күперде, йөрәк кабарды,

Егермедә битем җыерчыкланды,

Егермедә чәчем агарды.

Бу порохлы, канлы, яшьле елның

Авырлыгы төште аякка.

Мина екты мине, егермедә

Мин таяндым, ахры, таякка.

Сез тапмассыз хәзер күзләремдә

Малай чакның юләр шуклыгын,

Каш сикерми көяз дәртләр белән,

Күңел куйды инде мутлыгын.

Йөрәк каты, төстә яшьлеккә ят

Җитдилек һәм сабыр уйчанлык.

Яшьлек янды кипкән дары кебек,

Гомере булды аның өч айлык.

Яшьлек, яшьлек!

Кайда «айлы кичең»?

Кайда синең «зәңгәр күзләрең»?

Дон буенда, окоп базларында

Ятып калды кайнар эзләрең.

Сандугачлы алсу таңда түгел,

Син давыллы төндә кабындың.

Җиңеп алган чиккә сине канлы

Байрак итеп кадап калдырдым.

Үкенә дип ләкин уйламагыз,

Мин шат күреп җиңгән илемне.

Йөз яшьлегем булса, мин барсын да

Шушы юлга бирмәс идемме?

Яшьлек, дисез, өскә үрләр өчен

Бирелгән бит аңа канатлар!

Исе китеп сөйләр аны картлар,

Гасырларча тарих кабатлар.

Утны, суны кичеп, кешелеккә

Яулап алдык бөек чынлыкны.

Безнең яшьлек менә шулай үтте,

Корыч менә шулай чыныкты.

1943, 30 сентябрь

 

Кызыл ромашка

Иртәнге таң нурыннан

Уянды ромашкалар.

Елмаеп, хәл сорашып,

Күзгә-күз караштылар.

Назлады җил аларны,

Тибрәтеп ак чукларын,

Таң сипте өсләренә

Хуш исле саф чыкларын.

Чәчкәләр, кәефләнеп,

Җай гына селкенделәр.

Һәм кинәт шунда гаҗәп

Бер яңа хәл күрделәр.

Ерак түгел моңаеп,

Утыра ромашка кызы,

Тик чуклары ак түгел,

Кан шикелле кып-кызыл.

Ромашкалар бар да ак,

Аерылмый бер-береннән;

Ничек болай бер үзе

Ул кызылдан киенгән?

Әйттеләр: «Син, сеңелкәй,

Ник үзгәрдең? Нишләдең?

Нидән кызыл чукларың?

Нидән алсу төсләрең?»

Әйтте кызыл ромашка:

 — «Төнлә минем яныма

Ятып батыр сугышчы

Атты дошманнарына.

Ул берүзе сугышты

Унбиш укчыга каршы;

Чигенмәде, тик таңда

Яраланды кулбашы.

Аның батыр ал каны

Тамды минем чукларга.

Минем кызыл күлмәгем

Бик охшады Чулпанга.

Егет китте, мин калдым

Канын саклап чугымда,

Көн дә аны сагынып,

Балкыйм мин таң нурында».

 

Соңгы җыр

Җир йөзе шундый киң,

Күңелле һәм якты!

Тик төрмәм караңгы,

Ишеге йозаклы!

Күктә бер кош оча

Югары, югары!

Мин ауныйм идәндә,

Кулларым богаулы.

Тышта бер гөл үсә

Яңгырга коенып;

Мин кибәм, мин сулам

Төрмәдә боегып.

Мин белзм: бик татлы

Да яшәү тойгысы!

Тик инде мин үләм,

Бу җырым — соңгысы!..

1943, август

 

Сугыштан соң

Май аенда тагын җыйналырбыз,

Кызыл шәраб килер табынга.

Бокалларның көмеш чыңы белән,

Табын җыры яңрар тагын да.

Өстәл тулар җанлы чәчәк белән,

Чәчәк төсле кызлар, усаллар!

Каш кырыен гына үпкән булып,

Котлап безнең кулны кысарлар.

Кайберәүләр булмас бу табында,

Алар урыны шулай буш калыр.

Һәм беренче бокал күтәрелер

Исеме белән батыр дусларның.

Бик күңелле булыр бу очрашу,

Шундый авыр көннәр кичереп.

Без шәрабтан түгел,

ә шатлыктан

Җырлашырбыз, бәлки, исереп.

Тик күп түгел,

каплап бокалларны,

Без табыннан бергә кузгалып,

Юнәлербез дуслар каны тамган

Киң кырларга, җиңне сызганып.

Ватык юллар, янган зур калалар

Без килгәнне көтеп яталар.

Уянсыннар батыр тракторлар,

Уйнасыннар кулда балталар.

Кырны тутрып алтын бодай үссен,

Ауган йортлар торып бассыннар.

Җиңгән илнең хезмәт тире белән

Кырлар, көлеп, чәчәк атсыннар.

1943, октябрь

 

Терелү

Мин авырдым… Күрше аптеканың

Бар даруын эчеп бетердем.

Аның саен киптем, аның саен

Каны качты сулган битемнең.

Интектерде мине айлар буе

Эчем пошуы, йөрәк януы.

Кирәк иде миңа тәннән бигрәк

Җан даруы, күңел даруы.

Сизде моңы зирәк больниц кызы,

Ул үлчәде йөрәк көчемне.

Дару итеп назлы күз карашын,

Елмаюын миңа эчерде.

Мин яшермим, бәлки тәнемдә дә

Бер-бер төрле чирем булгандыр,

Кайсы чирнең миндә көчлелеген

Доктор үзе сизә торгандыр.

Рәхмәт сиңа җылы назың өчен,

Татлы сүзең өчен, күреклем!

Шулар белән мине кеше иттең,

Шулар белән мине терелттең.

1943, 2 ноябрь

 

Хөкем алдыннан

Черчетләр ханы

(«Кылыч хан» трагедиясенә)

Хөкем җитте, безне чыгардылар

Һәм тезделәр бер буш урынга.

Кояш батты, ахры, теләмәде

Бу хурлыкка шаһит булырга.

Үлән юеш иде, әллә чыктан,

Әллә җирнең зарлы яшеннән,

Урман, таулар, күлләр. Бар да

куркып

Томан арасына яшренгән.

Тышта салкын,

бары аяк белән

Тойдым җирнең таныш җылысын.

Жир йөрәкне минем җылытмакчы

Анам төсле өреп сулышын.

Кайгырма, җир, йөрәк калтырамас

Синең өстә чакта аяклар.

Аның исме белән ачылган тел,

Үлгәндә дә Аны кабатлар.

Менә алар, черчет хакимнәре,

Кызыл күзле, юеш танаулы.

Тик белсеннәр, алар түгел, ә без

Гаепләүче бүген аларны.

Жиз балтасын җәллад кайраганда,

Эт ләззәтен тоеп канында,

Черчетләргә каршы соңгы сүзне

Без әйтербез хөкем залында.

Килер ул көн, халык хөкем итәр,

Карар булыр кискен һәм кыска.

Каным белән язган соңгы җырым,

Бул гаепләү акты фашистка.

1943

 

Яшь ана

Авыл яна… шәфәкъ нуры булып,

Уйный күктә янгын шәүләсе.

Күмерләнгән өйнең тупсасында

Аунап ята ана гәүдәсе.

Алты айлык бала елый-елый

Капшый аның сулган күкрәген!

Ятып суыра, туктап карап тора,

Үксеп уа аннан күзләрен.

Палач үзе кача көнбатышка,

Өстерәлә ватык көймәсе.

Куа аны арттан, ядрә булып,

Ана каны, бала күз яше.

Күрше кызы Сәрвәр базда иде,

Ишетеп чыкты бала тавышын.

Кинәт, куркып, сүзсез катып калды,

Үлгән килеш күреп танышын.

Ул баланы алды кочагына,

Яшен сөртте, үпте, юатты,

Алып кайтты, җылы сөт эчерде,

Кулларына алып уйнатты.

Ул сикертте аны тезләрендә,

Ана дәрте анда кабынды.

Бала көлде; аннан: «Әннә!» — диеп,

Күкрәгенә аның сарылды.

Сәрвәр әле бары унҗидедә,

Тормыш аңа яңа башлана.

Ул елмая ана назы белән,

Ана бәхете белән шатлана.

Сез күрерсез, шундый матур итеп

Ул баланы карар, үстерер.

Тәрәзәдән һәр кич яшь ананың

Дәртле бишек җыры ишетелер.

Күңлем оча минем канатланып,

Аның җырын тыңлап узганда.

Рәхмәт сиңа, илем! Шундый йөрәк

Биргән өчен безнең кызларга.

1943, октябрь


Яулык

Аерылганда миңа йөрәк дустым

Бүләк итте ефәк яулыгын;

Мин ярама яптым ул яулыкны

Басар өчен агышын канымның.

Кан табыннан куе кызыл төстә

Яулык минем йөрәк турында,

Сөйли миңа аның җылы назы

Һәм ялкынлы сөюе турында.

Мин чикмәдем, дускай, бер карыш та,

Батырларча алга атладым.

Яулык шаһит: сине һәм илемне

Йөрәк каным белән сакладым.

1942, июль

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100