Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Беркайчан да яратмадым»

Айзат хатынын да онытып бетермәде, кайвакыт хуҗаларча килеп керде, төн кунып чыгып китте.

news_top_970_100

Айгизә кияүгә чыкканда әле яңа егермесе тулган иде. Кыз Айзатка үлеп гашыйк иде, ә егетнең ярату-яратмавы турында уйлап та карамады. Ярты ел дигәндә өйләнешеп тә куйдылар. Икесе дә яшь, ашыгырга сәбәп юк. Егет белән кыз кебек яки үзләре өчен яшәргә килештеләр.

«Бала алып кайтырга өлгерербез әле», — диде Айзат. Ә Айгизә бу сүзләр белән килеште.

Айгизә бәхетле иде, ул бит сөйгәне белән бергә.

Бергә яши башлаганнарына 2,5 ел узып та киткән. Айгизәнең күзләре ачылсын өчен шулкадәр вакыт кирәк булган, күрәсең. Ул иренең үзенә салкын булуын тоя, юктан да кызып кычкыру, үпкәләтә торган сүзләр әйтүе ешая башлады. Айзат үзе гаепле булса да гафу үтенергә ашыкмый иде, шуңа Айгизә озак үпкәләп йөри алмый. Яшь хатын иренә үзе килеп сарыла, үпкәләшмик инде дип ялвара.

Бер юктан гына чыккан тавышны Айзат зурга җибәрде. Күрәсең, аңа шулай җайлы булган, шул вакытта «аерылыйк, туйдырдың инде», дип әйтеп тә куйды. Айгизә бу сүзләрне ишетте, әмма гашыйк хатынның аңы аларны кабул итәргә теләмәде. Бераздан ул:

Мин дөрес ишеттемме? Син аерылышырга тәкъдим итәсеңме?

Дөрес! Кайчан саласың инде ул «ал күзлегеңне», хыялый кызый?

Син бу хакта күптән уйлап йөрисеңме?

Мин бит сиңа яратмыйча өйләндем. Өч елга якын яратмыйча яшәдем. Өйләнгәндә яратырмын әле дип уйладым. Ә ул ярату килмәде…

Айгизә аерылышуны бик авыр кичерде. Ярты елдан артык вакыт узса да, гел ирен уйлый. «Ичмасам, яраткан кешемнән балам да юк», — дип кайгыра ул.

Айзат тәмам бәйдән ычкынды, үзенең ирекле булуы турында социаль челтәрләрдә сөрән салды. Әле бер кыз, әле икенчесе, әле өченчесе белән фотолар куйды, алды. Ә Айгизә аларны карап, көнләште, эчтән янды, көйде.

Айзат хатынын да онытып бетермәде, кайвакыт хуҗаларча килеп керде, төн кунып чыгып китте. Әмма Айгизәгә бернигә өметләнергә урын калдырмыйча «беркайчан да яратмадым, яратмыйм да», — дип чыгып китә иде.

Ә Айгизә аны килгән саен кабул итә… Ул ничек кенә тырышса да, башка егетләр белән аралашып китә алмый, чөнки элеккеге ирен оныта алмый, һаман да аны ярата…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100