Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин бу баланы яратмыйм, әйдә кире детдомга бирик…»

Мин озак кына балага уза алмадым. Анализларым әйбәт, ирем дә, үзем дә сау-сәламәт идек, әмма балабыз булмады. Нәрсә генә эшләмәдек, кемгә генә мөрәҗәгать итмәдек, әмма бер файдасы да булмады. Әйтерсең, безгә ниндидер каргыш төшкән иде.

news_top_970_100

Ә әти-әниләр, бөтен туганнар, дуслар төпченеп кенә тора. Иремнең әти-әнисе оныклары тууын зарыгып көтте. Минем әти-әни дә онык сөяргә тели иде. Мин аларның бердәнбер балалары, картлык көннәрендә бердәнбер таянычлары. Мин ике кешелек эшләдем, ирем дә миннән калышмады.

«Кызым, син һаман эшлисең дә эшлисең, безгә кайчан онык бүләк итәсең соң инде? Инде гомеребез дә күп калмагандыр, оныклар сөя алмыйча үлеп китәрбез микәнни? Уйлан инде, балам», — дип гел күңелгә тиеп тора әни дә.

Әни көн саен шалтырата. Икенче як әти-әни дә тынып тормый. Кайнатам белән кайнанам мине кысыр дип уйлый башлады һәм улларына бала таба ала торган, сәламәт, яңа хатын кирәк дип тә ычкындыргалый башладылар. Бөтен дусларыбызның икешәр-өчешәр баласы бар, ә безнең әле берәү дә юк. Шулай булса да, без бәхетле идек бит, безгә беркем дә кирәкми иде, әмма кеше фикере өстенлек алды шул.

Без детдомнан тәрбиягә бала алырга уйладык. Әйе, үзебезнең бала түгел, әмма безнең әти-әниләр шуңа да риза иде. Зуррак малайны сайладык, Ниязга 8 яшь, инде мәктәптә укый иде. Тыныч бала иде, әти-әнисе дә эчкече-наркоман булмаган, авариядә һәлак булганнар, ә туганнары баланы үзләренә алырга теләмәгән. Ул хәтта ничектер ирем белән миңа охшаган да иде. Яңа танышларыбызга баланы үзебезнеке дидек, алар моңа шикләнми дә иде.

Әмма берсендә Нияз истерика ясады, безгә исем белән эндәшә башлады, кычкырды, әти-әнисен чакырды. Без аны көчкә тынычландырдык, ә кунаклар таралгач, аның белән җитди сөйләшергә уйладык.

«Нияз, безгә әти-әни дип эндәш, ярыймы?» — дидем мин.

«Сез миңа беркем дә түгел. Минем әни матур иде, ә син ямьсез. Аның чәчләре дә башка төрле иде, син аңа охшамаган, син миңа беркем дә түгел. Күралмыйм мин сине», — дип җикеренде ул.

«Әниең белән болай сөйләшмә! Бар, бүлмәңә кереп кит!», — диде ирем.

«Минем янга керәсе булмагыз!» — дип кычкырды да бүлмәсенә кереп бикләнде Нияз.

Төне буе елап чыктым, ирем мине тынычландырырга тырышты. Бу агрессиянең каян килеп чыкканын аңламадык. Без Ниязга бернинди начарлык эшләмәдек, яхшы мәктәпкә урнаштырдык, уенчыклар алдык, үз улыбыз кебек яраттык. Ул атна буе безнең белән сөйләшмәде, мәктәпкә бармыйм дип киреләнде. Аптырап беттек, аны кыйнаргамы, җәза бирергәме, әллә ныклап сөйләшергәме дип уйладык. Ул безнең белән сөйләшмәде. Ә бер атна үткәч, үзе минем янга килде.

«Миңа куркыныч төш керә, мин куркам. Синең янда йоклыйм әле», — диде.

Ирем командировкада иде, мин аңа үземнең янда йокларга рөхсәт иттем. Озак йоклап китә алмадым, аның йөзенә карап яттым, ниндидер газиз чалымнар күрергә тырыштым, әмма бу баланың йөзе миңа шулкадәр чит иде һәм шул вакытта мин бу малайны беркайчан да ярата алмаячагымны аңладым. Күрәсең, ул моны сизгәндер, бәлки үзе шундый йомык һәм ярата белми торган баладыр…

Ирем командировкадан кайткач, минем кәефсез булуымны сизеп алды.

«Нәрсә булды? Нияз тагын берәр нәрсә эшләдеме, үпкәләттеме? Акылга утыртмый булмый инде бу малайны», — диде ачуы чыккан ирем.

«Юк, кирәкми, берни дә теләмим», — дидем дә елап җибәрдем.

«Елама инде, тукта. Әйт, нишлим соң? Синең болай боек, сагышлы йөрүең ошамый миңа. Элек син мондый түгел идең бит», — дип юатырга тырышты ирем.

«Мин аны яратмыйм, әйдә кире детдомга бирик. Ул малайның безнең өйдән китүен телим. Яратмыйм мин аны, яратмыйм. Аны алып ялгыш эшләдек, кире илт аны, зинһар. Кирәкми ул миңа, кирәкми», — дип ялындым, еладым.

Ирем мине тынычландырды, йокларга яткырды. Иртән уянганда күңелем болгана, башым әйләнә иде. Атна буе авырып чыктым, мин терелгәндә Нияз безнең өйдә юк иде инде. Ирем баладан «отказ» язды, ә таныш юристлар эшне тизләтергә ярдәм итте. Мин ул малайны башка күрмәдем, аның белән саубуллашмадым һәм аны кире биргәнгә тамчы да үкенмәдем. Мин аны ярата алмадым һәм бу хәлдән соң үземнең балам булуын да теләмәдем.

Мин әни булырга әзер түгел идем. Хәзер без ирем белән икәү генә, балаларсыз яшибез. Күрәсең, бала тәрбияләү безнең өчен түгелдер. Кайвакытта теге малайны искә төшереп алам, кызык, язмышы ничек булды икән аның? Үзен ярата алырдай кешеләрне тапкандыр дип өметләнәм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100