Кайнананың нахак сүзе | intertat.tatar

 Кайнананың нахак сүзе

«Син малаеңны да бәхетсез, балаларны да ятим итәсең», - дип кычкырды да Зәмирә, энесе машинасына утырып китеп барды.

Зәмирә белән Закирның бер гаилә булып яшәүләренә дүрт елга якын вакыт узган. Ике сабыйлары үсеп килә. Яшь гаилә Закирның әнисе белән бергә яшәде. Килен белән кайнана арасында вак-төяк аңлашылмаучылыклар булгалап торды, әмма бүгенге нахак сүз Зәмирәне ирсез, балаларны әтисез калдырды.

Зәмирәнең бертуган энесе кунакка килгән көн иде, ул кодагыйга, хөрмәт белдереп, хәлләрен сорашып, аның белән утырып калды. Ә апасы белән җизнәсе үз бүлмәләрендә балаларын көйлиләр иде. Шулвакыт Зәмирәнең энесе аларның бүлмәсенә шакырга да онытып, атылып керде.

Бактың исә, Зәмирәнең кайнанасы иске тунын чыгарган да: «Менә тун кесәсендә алтыннарым бар иде, апаң урлады», - дип әйткән. Закир белән Зәмирә бер-берсенә карап, аптырап калды. Зәмирә бу нахак сүзне авыр кабул итте, баласын күтәргән килеш кайнанасы янына чыгып, каргап елады, аңа кушылып сабый елады. Ә кайнанасы «минем малны, келәмне урладың», дип тә өстәде. Шул вакытта Закир тунны алып дер селкетеп алтыннарын эзли башлады. Һәм тапты... Кайнана тунга өстәмә кесә тегеп, алтыннарын да шунда салып тегеп куйган булган.

Зәмирә пыр тузды, тынычлана алмады, вак-төяк үпкәләр дә җыйналып килеп шартлауга сәбәп булган, күрәсең... Яшь ана балаларның киемнәрен җыя башлады. Кайнана гафу үтенмәде, бары тик ишектән чыгып барганда, «балаларны ятим итәсең», дип әйтеп калды.

Зәмирә борылып: «Син малаеңны да бәхетсез, балаларны да ятим итәсең», - дип кычкырды да энесе машинасына утырып китеп барды.

Закир исә аңышмыйча бүлмә уртасында басып калды... Ул бит Зәмирәсе белән аңлашып яши иде. Нишләргә?! Олы яшьтәге ана кешене калдырып, хатын артыннан да йөгереп булмый. Нинди булса да ана бит ул, олы кешедә явызлык та, чир дә җитәрлек була. Закир вакыт узсын, үпкәләр онытыла төшсен, аннары гаиләне алып кайтырмын дип төн буе уйланып ятты. Әмма бу хәлдән соң хатыны белән әнисе тату яши алмаячакларын да аңлый иде.

Бу хәлләрне Зәмирәнең әти-әнисе дә авыр кабул итте. Кызларына нахак яла ягуларына күңелләре әрнеде, әнисе кызы күрмәгәндә елап та ала иде. Аларның тормышлары җитеш, кызы гаиләсенә гел ярдәм итешеп тордылар, кодагыйлары белән дә мөнәсәбәтләре яхшы кебек иде.

Әмма Зәмирәнең карары нык иде. «Бу йортка кире кайтмыйм. Бүген алтын урлаган дип гаепләделәр, иртәгә «акча урлармын». Баласына яхшылык теләгән ана шулай эшләмәс», - дип үз әти-әнисенә сөйләп елады да елады.

Закиры белән бик аңлашып яшиләр иде, шунда хатынын яклап, әнисенә бер сүз әйтә алмады. Ә туктатырга тырышмавы яхшы да булды, Зәмирә бу йортта бер минутка да кала алмый иде.

Закирның туганнары «җитеш тормышта үскән иркә кыз», «нәрсә дуамалланып чыгып киттең», «балаларыңны әтисез калдыру турында уйлап карамадыңмы», «карт кешенең бу гамәле билгеле чирнең башлангычы булырга мөмкин», «ник чыгып киттең» ише сүзләр ишеттерде.

Зәмирәнең дус кызлары бу матур гаиләдә шундый хәл булуына аптырады. Яшь әнине тынычландырырга теләп, «вакытында киткәнсең», «кайнанаң чирли башлагандыр», «бала кебек аның анасын карап ятарсыңмы», «кайтасың икән, нахак сүзләргә әзер булып тор», «иреңә кайнанадан аерым яшәсәк кенә кайтам дип шарт куй», дип киңәшләрен кызганмадылар.

Ә Зәмирә шул нахак сүзләрне ике атна узса оныта да алмый, булган хәлләр күз алдына килә дә, бәләкәй кызларын кочаклап, тагын үксеп елый... Закир шалтыратып хәлләрен сорап тора... Бер-берсен яратып, аңлашып яшәгән кешеләр бу мәсьәләне кара-каршы утырып чишәргә әле әзер түгел...