Тәслимә Низаминың «Шәһре Болгар» поэмасы

Шигъри әсәрне Рузилә Сафина укый.

Изге җиргә килдем


Хак динемнең бөек һәйкәледер –

Таш диварлар, ап-ак манара.

Мөселманның Мәккә-Мәдинәсе –

Изге җиргә килдем, Болгарга.


Мондый халәт башка булыр микән?

Басып торам тарих ташында.

Күктә йөзгән ак болытлар сыман,

Бөеклеккә җаным ашкына.


Бабамнарның җаны иңгән ташлар,

Рухы күчкән ак таш диварлар. . .

Дөнья халкы сокланырлык итеп,

Яшәгән бит бөек болгарлар.


Кайда икән караваннар?


Бәхет эзләп йөргән кәраваннар

Мул җир-сулы Идел буеннан.

Бөек дәүләт төзеп яшәр өчен,

Болгар халкы монда сыенган.


Болгар булган җирдә иген уңган,

Ефәк җилфердәгән, ай чыккан.

Болгарларның күңел нуры булган —

Гыйлем, зәвык, ирек һәм иман.


Сәүдә юлларына капка ачып,

Болгар иле монда калыккан.

Сокланганнар, күпләр үрнәк алган

Йөз һөнәргә ия халыктан.


Ага базар


Төньяк белән көнчыгыштан монда

Күңел җәүһәрләре агылган.

Сәүдә иле булып Бөек Болгар

Бар дөньяга чыккан, танылган.


Ага базар кайнап торган ул чак,

Дөнья малы монда табылган.

Сәүдәгәрләр, сату итү өчен,

Килгән Бөек Идел юлыннан.


Зәңгәр күзле, алсу йөзле икән

Гүзәл Болгар иле кызлары.

Дәртле, үткер һәм бик зирәк, диләр,

Болгар дәүләтенең уллары.


Дәртле бию-җыр һәм уен-көлке…

Бай бирнәле туйлар гөрләгән.

Болгар халкы матур гомер иткән,

Тормышлары алга үрләгән.


Таң калдырып, Болгар иле үзен

Көчле дәүләт итеп таныткан,

Биек манаралы мәчетләре,

Ташпулатлар җирдә калыккан.


Гыйлемле һәм динле бөек халык

Дан-шөһрәт һәм хөрмәт казанган.

Дога кылып һәм фатиха алып,

Идел кичкән, бөек юл салган.


Бөек Азан моңы…


Чал гасырлар аша ишетәм мин

Җәмигъ мәчетенең азанын.

Ерактагы бабамнарның

Бөеклеген шулчак тоямын.


Идел ярларыннан яңгыраган

Бөек Болгар иле азаны.

Дошманнарның йөрәкләрен телгән,

Көнләштергән бу илнең даны.


Динебезне, халкыбызны таптап,

Дошман килгән беркөн яу белән.

Гөлбакчалы, гүзәл, бөек илне

Тигезләргә теләп җир белән.


Таш диварлар гына саклый һаман

Узган яуның канлы эзләрен.

Ташта үскән зәңгәр чәчәкләрдә –

Болгар бабамнарның йөзләре.


Шәһри Болгарымның чал тарихы

Шушы җирдә тирән уелган.

Ишелмәгән аның нигез ташы –

Көрәшләрдә һәйкәл куелган.


Безнең җанда яшәгәндә әле

Хак динебез, халкым тарихы.

Асыл ир-егетләр берләшерләр –

Кабатланмас Болгар язмышы.


Горурланып милли үткәнемә,

Сыйпап узам дивар ташларын.

Дөнья халкы күрде Болгар илен

Торгызуның чынга ашканын.


Сүнмәс безнең тарих учаклары

Минтимердәй уллар булганда.

Болгар рухы иңгән Академия

Гыйлем нуры эстәп торганда.


Мең һөнәрле болгар иле яши,

Җанга керә тәмле икмәк исе.

Бала күңеледәй сафлык иңә,

Җанны били горурлану хисе.


Изге сәяхәтләр юлын ача

Идел Ана бөек Болгарга.

Азан моңы дулкыннарны коча,

Хәтер уты яна ярларда.