Чегән күз яше (Зәмирә Сәмигуллина)

Кешеләр арасында да төрлесе бар. Кемдер сүзен өздереп әйтә, кемдер дөрес сүзе булса да әдәп саклап дәшми кала.

Бар шундыйлар: юкны да бар итеп, шапырынып кычкыручылар. Ялган сөйләүчеләр, яла ягучылар да очрый. Кешеләр турында ялган сүз сөйләмә, дип әйтеп калдырган борынгылар. Әмма тел сөяксез шул, сөйли дә сөйли. Алдын-артын уйламый. Танышым сөйләгән гыйбрәтле хәл бүген дә сабак алырлык.

– Минем бабай ике тапкыр өйләнгән. Беренче гаиләсендә баласы булмагач, икенче хатын алган. Без менә шул икенче хатыннан туган балаларының балалары. Әби яшертен генә сөйли иде бабайның хикмәтләрен. Элек авылларга чегәннәр килеп яшәгән. Атна-ун көн яшәгәннәр авыл болынында.

Килгән шәпкә авыл халкының үзенә дә кызык булгандыр. Чегән хатын-кызларының киемнәре генә дә ни тора бит. Ялтыр да йолтыр, энҗе дә мәрҗән. Шомырт кебек кара күзләре, кызларының, яшь хатыннарының озын, калын чәчләре. Чегәннәрне хәзер фильмнардан карап кына белсәк тә, бер дә кыска чәчлесен очраткан юк. Аннан соң алар, җыелышкач учак ягып, учак тирәли җырлап-биеп, күңел ачып үткәргәннәр шул ун көнне.

Авыл өчен үзенә күрә бәйрәм дә булган инде ул. Бер урында озак тора алмаганнар үзләре. Озагракка китсә, авыл халкы да куалый башлаган. Шуңа күрә, алдан хәстәрен күреп, ун көн чамасы яшәгәч, башка авылга киткәннәр. Берсендә безнең авылга килеп яшәгән чегән таборы бабайга үпкәләп киткән.

Ул вакытта бабай да солдат хезмәтеннән кайткан яшь егет кенә булган. Армиядән кайткач, үзенә күрә русчаны яхшы белүче саналгандыр инде. Чегәннәр килгәч, авыл халкының каз-үрдәге, кош-корты югалгалаган. Кайчак чегән хатыннары үзләре үк йорттан йортка кереп, энҗе-мәрҗәннәренә, елтыр күлмәклек тукымаларга алмашка ит-сөт, ипи, тавык сорап йөрештергәннәр.

Ул елны безнең бабайларның ике бәкәйле сарыгы югала. Нәкъ шул чегәннәр яшәгән вакытта. Бабай ике дә уйламый, чегәннәрне угрылыкта гаепли. Тегеләре, юк, без тимәдек, диләр. Үзләренчә догалар укып, ялваралар, үтенәләр. Бабай да кызмач, егәрле, дуамал чагы бит. Болардан ничек тә үч алырга, дип уйлый.

Чегәннәр тукталган урын белән авылны инеш бүлеп торган. Суы әллә ни мул булмаса да, яры текә булып, җәяүләп чыгарга кыен булгач, анда асылмалы басма салган булалар. Авылның төп эшче халкы шул басмадан ярның теге ягындагы фермага эшкә йөри. Бабайның да фермада эшләгән чагы. Иртән эштән кайтканда басмада чегән малае белән күзгә күз очраша бу. Унике-унөч яшьлек малай каршы тора алмый, бабай аны басмадан этеп төшерә. Әле анда аста — инештә зур-зур ташлар бит.

Бәхеткә, малай исән кала, сынган урыннары булмый. Басманың ярдан башлаганрак урынына туры килә, ул җирендә ярның текәлеге бик куркыныч түгел. Әмма бите, кул-аяклары сыдырылып, канга буялып, кычкырып елап кала. Бабай өенә кайтып китә.

Артыннан ук чегәннәр дә килеп җитә. Бабайны ачуланып, елый теге малайның анасы. Бигрәк тә үзләрен караклыкта гаепләүгә үртәлә. Шул кичтә алар икенче авылга китәләр. Икенче көнне үк, ике бәкәен ияртеп, сарык та кайтып керә. Исән! Авыл башында күпләп сарык тотучы абзый кертеп япкан була. Аңарчы да аның шундый кыек эшләре булгалаган.

Иртән сарыкларны чыгарып җибәргәнен сыер саварга баручы апайлар күреп кала. Бабай һәм чегәннәр белән булган хәлне ишеткәч куркып калганмы, сарыкны чыгара. Кулга ияләнгән сарык үз хуҗасын эзләп кайтып керә. Малының исәнлеген белгәч, бик үкенә бабай.

Чегәннәр артыннан биш-алты авылга барып та карый гафу үтенергә. Тик аларны очрата алмый. Шул ук көздә асылмалы басмадан егылып, аягын имгәтә. Авыл халкы аһ итә инде. Чегән хатынының күз яше генә, диләр. Ел саен шул ук вакытта бәла килеп тора. Йә сарыклары үлеп кала, бер елны хәтта бер оя каз бәбкәләре юкка чыга.

Ә чегәннәр башка ул авылга килми.

Бабай өйләнә, алты ел уза, балалары тумый. Балага узса да, хатынның баласы төшә. Шуннан икенче хатынга өйләнә. Теге беренче хатын да башкага кияүгә чыга, бер ел узуга бала алып кайта. Ә бабайның һаман балалары тумый.

Ул чакта авылларда чегәннәр кебек үк, күчмә тормыш белән тегүчеләр дә йөргән. Башкортстан ягыннан килгән бер тегүче бабайларга төн кунарга керә. Яшь ир белән хатын, йорт эче тып-тын. Тегүче гаҗәпләнеп сорап куя, бабай балалары юклыгын, үзе дә дөресен белмәстән, чегән хатынын нахакка рәнҗетүен сөйли.

Тегүче карт чегән танышы — барон барлыгын, шуның янына барып гафу үтенергә киңәш итә. Китәр көнне бабайны үзе белән ияртә. Ике атнадан бабай кайтып җитә. Яши-яши бабайның дүрт баласы туа.

Шушы хәлләр сабак булгандыр, әби дә, бабай да бер гаепсез, белмичә кешеләр турында яман уйлар уйламагыз, дип үстерде безне. Дәшми торсагыз торыгыз, мәнсез дисеннәр, әмма масаючан булмагыз, диделәр.