Истәлекле Сабантуй (Зәмирә Сәмигуллина)

Каударланып йөгереп кергән күршесен каршысына килеп баскач кына күрде Җәмилә. Башка чакта капка тавышы ишетелә иде, ичмасам. Радио тавышы белән ишетелми калгандыр, күрәсең.

Ишегалдындагы кош-кортны, бакчаны барлап алгач, әбәд үткәч, унбиш минут кына черем итәргә яткан иде. Ятса да көндез төнге кебек йоклап булмый, уяу ятыла. Капка тавышын да ишетә торган иде. Ә бүген юк. Караваты янында сулуы капкан, күзе шар кебек түгәрәкләнгән күршесе Рәшидәне күреп, имәнеп китте.

Киленең өйдәме? – диде тегесе хәл сорашып тормый гына.

Бу вакытта эштә була инде килен, нишлисең аның белән?

Кызыкаем, мунча миче оттым бит, шуңа акча салырга кирәк иде. Үзең беләсең, рәтенә төшенә алмыйм.

Гел ни дә булса юнәтеп, бигрәк тә бушка килгәнне яратучы Рәшидәгә аптырамады Җәмилә. Сабантуйга да бүләк җыярга гына чыга торган күршесе быел мәхрүм калган иде. Кыш кергәндә үтүкләре янып чыккач та, күршесенә үтүккә йөрде. Бушка да алырга мөмкин булганны, нигә сатып алырга дип, тәки үтүк сатып алмады. Казаннан кызы кайткан саен үтүккә күршесенә керде. Җәмиләнең үтүге янар, дип уйлап та карамады. Быелгы Сабантуйдан да җыясы кирәк-яраклар исемлеген ел башыннан ук төзеп куйган иде. Ике үтүк, сок сыккыч, үтүкләү тактасы, урындыклар, мультиварка, тузан суырткыч... Бик озын иде исемлек. Малае шәһәрдә ипотекага фатир алгач, менә шуңа кирәк-яракны мәйданда җыеп кайтмакчы иде ул.

Бер авылда гына моның кадәр бүләк җыеп булмаячагы билгеле. Кайсы авылларда буласын да үзенчә план төзеп, нинди уеннарда катнашасын чамалап куйган иде. Кайсы уенга өлгерә, барысына да катнаша Рәшидә. Бер елны елга өстенә куелган авыш баганада да йөреп карады. Суда йөзә белмәсә дә, багананың башына барып җитмәячәген белсә дә, үрмәләде. Багана уртасына барып җитүгә суга да чумды. Тамак гүргә кертә дигәндәй, бүләк аздан гына алып китмәде үзен. Суга төшкәч, куркуыннанмы, аңын җуйган. Авыл фельдшеры килеп укол ясап, дарулар биргәч, рәтләнеп китте. Ул көнне дә бүләксез кайтмады. Суга чумганчы алган бүләкләре бер кочак иде. Икенче көнне үк Миңгәрдә уза торган Сабантуйга чыгып йөгерде. Аннан да буш кайтмады. Утын ярып, велосипед эләктереп кайтты. Менә быел гына күңелсезләнеп йөри иде, җай чыккан бит.

Ниятенә керешсәң, җай чыгып тора, диләр бит, шулайдыр инде ул. Кайдан, нинди мич откандыр тагын. Күршең өтәләнеп басып торганда ничек ятып торырга кирәк? Бик булышасы килеп, торып утырды Җәмилә. Тегесе бик кадерле әйберен югалткандай пошамаганга төшеп, өйнең бер башыннан икенче почмагына йөренә. Үзе сөйләнә. “Вконтакте”да мунча миче уйнатабыз, дигән язу күреп алган да, шунда лайк куйган икән. Ярты сәгатьтән, сез мунча миче оттыгыз, аның өчен безгә 300 сум акча күчерегез, дигән хәбәр килгән. Мондый отышларның ялган икәнлеген никадәр генә аңлатырга тырышса да, үз сүзен сүз итте Рәшидә.

Кулындагы өч йөз тәңкәсен бөтәрли-бөтәрли икенче як күршесенә чыгып чапты. Анысы үзе кебегрәк, бушка килгәнне яратучы. Ышангандыр, күрәсең. Салган бит мунча миче тәкъдим итүченең картасына акча. Тегесе бер алдаганны тагын алдап була дигәндер инде, йөз сумын кире салам дип, моның карта номерын сораган. Авыл кешесе ышанучан бит инде. Бушка мунча миче дә бирә, 100 сумны да кире кайтара, дип сөенә-сөенә язып җибәргән карта номерын. Ярты сәгать узмый, икенче як күршенең картасындагы алты мең сум акча юкка да чыга. Алай да, мошенникларга эләктем, дип ышанмады әле Рәшидә. Һаман да мунча миче килер, дип көтә. Адресларын да язып җибәргән. Авылга чит-ят машина килеп керсә дә, өметен өзми. Мич китерделәрме, дип йөгереп бара.

Сабантуй узмавы бер бәла, күршесенә дә әҗәтле булды хәзер. Җитмәсә, күршесенә картасын яңарту өчен банк юлын таптарга да туры килде. Бушлай сыр тәбедә генә була икәнен белсәк тә, ышанучанлык, бушка килгәнне ярату ярык тагарак алдында да утыртып калдыргалый шул. Быелгы Сабантуй менә шулай истәлекле булды Рәшидә өчен.