«Шаманнар артыннан сәяхәт» (Эльвира Фатыйхова)

Журналист Эльвира Фатыйхованың «Шаманнар артыннан сәяхәт» китабыннан өзек тәкъдим итәбез.

Дәва эстәп… Казан артына

(өзек)

…Ашап-эчкәч, ярдан аска төштек, һәм шунда гына часовняга охшаш бина күренде. Кикригендә тәресе дә балкып тора. Тирә-яктагы агач-куакларга төрле төстәге тасмалар бәйләп куелган. Казахстан, Кыргызстан җирләрендә йөреп, чиркәүләрдә дога кылган юк иде, монда ник килдек икән?!

Часовняның читеннән генә урап уздык та, агач баскычлардан аска таба төшеп киттек. Кайдадыр су челтерәгән тавыш ишетелде, аста чишмә барлыгы аңлашылды.

Берзаман төркем шып туктады. Баскычлар илткән юлның уң ягында зур тәре утырып тора иде. Шуның янәшәсенә туктаганбыз икән. Кайбер хатыннар шул тәрегә таба сәҗдәгә егылды. Уйларымда сүгенсәм дә, тышка ул нибары ике сүз булып сытылып чыкты: «Менә галәмәт!» Ул арада башкалар да, шул апалардан үрнәк алып, тәре каршына тезләнде. Бу урында дога кыласы ачык иде, әмма кемгә һәм ни өчен кылына бу дога?!

 — Что здесь происходит? — дип пышылдады артымнан гына төшкән йөртүчебез. Әле генә машинада кычкыра-кычкыра «Әлхәм» сүрәсе укып барган апаларның ни өчен тәре каршында тезләнеп торуын ул бөтенләй дә аңламый иде. Минем өчен дә яңалык иде бу.

 — Туктале, нәрсә «происходить» иткәнен үзем дә белмим, — дидем.

Инде бар кеше дә тәре каршындагы чиста карга утырып беткән иде диярлек, шунда гына оештыручыбыз бу җирләрнең тарихын сөйләде.

 — Бу урын Анисия түтәлләре дип атала. Күргәнсездер инде, Казахстан, Кыргызстан җирләренә мөселманнар гына түгел, бик күп православлар да, башка дин вәкилләре дә килә. Ул — шифалы, дәвалы, көч бирә торган урыннар. Анисия дә, православиедә булуына карамастан, изге хатын саналган. Ул 1917 елгы революциягә кадәр биредә яшәгән. Бик иртә тол калган һәм башка кияүгә чыкмаган. Гомерен авыру кешеләрне дәвалауга багышлаган. Аңа татарлары да, урыслары да килеп йөргән. Анисия үзе бик күп түтәлләр ясап, шунда яшелчәләр үстергән, шуларны ярлыларга тараткан. Ул шушында җирләнгән. Бүген без аңа рәхмәт әйтергә, рухына дога кылырга телибез. Дога кылгач, аның чишмәсеннән су эчәбез һәм бәкедә коенабыз. Кемнәр су керми, әнә теге түтәлләргә ятып аунарга кирәк булачак, — диде ул.

Анисиянең көче шул түтәлләргә күчеп калган, имеш, һәм буыннары сызлаучылар, бала таба алмаучы хатыннар бирегә килә. Кемнәрдер җәй көне шушы җирләрдә төн куна, ди.

Чишмә кырыенда торган кәсәдән һәркем су эчте. Көне шундый елак булгангамы, әллә гел шулайдырмы — чишмәнең суы болганчык һәм комлы иде. Тик бу беркемгә дә комачау итмәде бугай. Изге җирдә чир дә иярми, пычрак та кунмый.

Салкын су эчкәннән соң, салкын суга чума торган урынга килдек.

Бәкедә коена торган урынны агачтан зур йорт кебек итеп ясап куйганнар. Эчтә иконалар да тезелгән. Әлеге корылмаларның барысы да хәйрия акчаларына эшләнгән икән. Биредә үк урнаштырылган элмә такта шул хакта сөйли иде. Төзелешкә кушылырга теләсәң, элемтә өчен мәгълүматлар да бар. Биектау районының Семиозерка авылы Казан тирәсендә генә урнашканлыктан, православиедәге туристларның бу тирәдән өзелмәве аңлашыла. Ахыр чиктә, берәр акыллырак монах килеп чыгып, шушы җирләргә чиркәү төзеп куйса да гаҗәпләнмәячәкмен. Сәдакалы урын бит.

Декабрь суыгына карап тормыйча, күпләр су коенды. Өлкәнрәк апалар, сызлаган аяк-кулларга дәва өмет итеп, күрсәтелгән җирдә аунарга китте. Уңган-булган кешеләр су да коенды, җирдә дә аунады. Түтәл сыман итеп ергаланган бу җир бар авыруларны үзенә ала, аның өчен башта өч кат бер якка, аннары икенче якка әйләнергә генә кирәк, ди. Авыруыңны алып калганга, шушы җир ияләренә рәхмәт әйтеп, тирә-яктагы агачларга төрле төстәге тасмалар бәйләү яисә сәдака калдыру да тиеш. Яз көне кар астыннан күпме тимер акча чыгасын күз алдына китерә алмыйм, ә менә тасмаларга караганда безнең кебекләр тагын бик күп булырга охшаган.

***

Киләсе тукталышыбыз Казан эчендә, Татар зиратында булды. Шартын китереп, тәһарәтләрне яңартып, зиратка кердек. Төркемнән алгарак узып, Салтанат апа белән сөйләшеп алдым.

 — Сез зиратлардагы җаннарны күрәсезме, Салтанат апа?

 — Күрәм.

 — Безнең янда да бармы ул мәрхүм кешеләрнең җаннары?

 — У-у, бик күп…

Үзем күрсәм, бәлки, зираттан чыгып та чапкан булыр идем, әлегә башкалар белән бергә тыныч кына юлымны дәвам иттем. Алай да чәч төпләренә кадәр каз тәне бәреп чыкты.

 — Салтанат апа, без бу рәвешле җаннарны борчып йөрмибезме? Бәлки, аларга тынычлык кирәктер.

 — Алар үзләре безгә ярдәм итәргә тели бит. Ахырзаман алдыннан мәетләр дә телгә килер, диелә Коръәндә. Алар безнең нинди бозык тормышта, наркомания, алкоголизм баткагында яшәвебезне күреп, туры юлга бастырырга тырыша. Үз киңәшләрен бирәләр, юнәлеш күрсәтәләр. Ахыр чиктә, без бит бернинди начарлык та кылмыйбыз. Вафат булганнарның җаннарына багышлап дога кылабыз, Аллаһыдан ярдәм сорыйбыз, — диде Салтанат апа.

 — Сезнең бу маршрут белән йөргәнегез бар идеме инде?

 — Юк, Татарстанга беренче килүем. Ике атна элек кенә Татарстаннан Кыргызстанга бер төркем килде, аларны изге җирләрдә йөрттем дә, бик чакыргач, ияреп килдем. Монда әле сезнең ачыласы, күтәреләсе аталар бик күп, — диде бакшы хатын.

Төркемебез белән Габдулла Тукай кабере янына узып, аны кардан чистартып, шунда дога кылдык. Кемдер аның кабер ташына ак яулыкларын япты. Азактан Салтанат апа ул яулыкны үзе белән алды алуын… Тукайның җаны әлеге яулыкны кемгә тапшырырга кушса, ул аны шуңа тапшырачак. Аннары Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри каберләрендә дә дога кылынды. Салтанат апа чардуганнарга тотынып, күзләре белән бер ноктага төбәлеп, тамак төбеннән ниндидер тавышлар чыгарды, гырылдады, ысылдады…

Казахстан, Кыргызстаннан аермалы буларак, монда сәдакалар кабер өстенә үк куелмады, ә зират капкасындагы тартмага гына салынды…

Китап авторы белән интервьюны «Интертат» сайтында укырга мөмкин.