«Рәхмәтсез бала»: Әнием миннән бушлай хезмәтче ясады | intertat.tatar

«Рәхмәтсез бала»: Әнием миннән бушлай хезмәтче ясады

Әнием миннән бушлай хезмәтче ясады. Ә бу хәлләр мине туйдыргач, мине рәхмәтсез бала дип атады. 

«Аны шундый юньсез кыз булып үсәр дип кем уйлаган бит. Әнисен һәм энесен ташлады да рәхәтләнеп яшәп ята», — диләр минем турыда. 

Ә начар кыз — ул мин. 

Үз-үземне белә башлаганнан бирле мин әнием һәм энем белән яшәдем, бар эштә аларга булыштым. Әни энем белән йөкле булганда әти үлде. Энем туу миңа бер генә дә сайлау мөмкинлеге калдырмады. Әни алдында үземне бурычлы итеп тойдым һәм бала карауны үз өстемә алдым. 

Энем үсә торды, ә минем яңа эшләрем артып кына торды. 

Подгузник кими башладымы? Ярар, бик яхшы, димәк ползунки, кофталар юа башлыйбыз. Шуның белән беррәттән өйдәге башка керне дә юасы. 

Энем кашык тотып үзе ашарга өйрәндеме? Тагын да яхшырак — ашарга әзерләргә һәм бөтен кеше артыннан савыт-саба юарга вакыт күбрәк булыр. 

Өйдәге эшләрнең минем өскә өелүе укуымны икенче планга күчерде. Институтка керү турында бөтенләй онытырга туры килде. Аттестатта гел өчлеләр иде. 

Якындагы кибеткә эшкә урнашырга туры килде. 

Әнием минем өйдәге эшләрне яхшы гына алып баруымны күргәч, хуҗалык эшләренә артык кысылып тормады. Улына да эшләргә рөхсәт итмәде.

«Идән юу, өй җыештыру ир-ат эше түгел ул», — дип кенә әйтә иде. Әле шуңа өстәп, аның фатирында яшәгән өчен хезмәт хакымның яртысын әнигә биреп бардым.

Энем исә ялкау, бер хөрәсән булып үсте. Укуы да начар булды, шуңа күрә түләүсез бүлеккә керә алмады. Ә миңа аның укуына түләр өчен тагын бер эшкә урнашырга туры килде.

Әмма энем өчен уку беренче урында булмады, ул вакытын күбрәк дуслары белән барда һәм компьютер уеннары уйнап уздыра иде.

Шул вакытта әтинең бертуган апасы авырып китте. Һәм аңа ярдәм иткән, аны караган бердәнбер кеше мин булдым.

Ул васыятьнамә язып, бер бүлмәле фатирын миңа калдырды. Кечкенә, бер бүлмәле, шәһәр читендәге фатир булса да, бу минем үзем генә яши алырлык, үз почмагым иде.

Әмма әнинең һәм энемнең үз планнары булган икән.

Энем укыган вакытта мин фатирны кешегә «сдавать» итәргә, ә соңыннан энемә ремонт ясарга булышырга һәм аны шул фатирга кертергә тиеш идем. Янәсе, ул ир-ат һәм аңа хатын алып кайтырга урын кирәк.

Ә мин кияүгә чыгасы хатын-кыз буларак, ирем янына китәргә тиеш. Ләкин әле кияү табылмаган һәм шуңа мин әни янында яшәргә тиеш булам.

«Ә хәлләр болай барганда мин үземә беркайчан да ир таба алмаячакмын! Сез шуны аңлыйсызмы?» — дип тавыш чыгардым. Әни белән энем җилкәләрен генә сикертеп куйдылар. Аларны үз җилкәмдә сөйрәрлек көчем калмаганын алар башларына да кертеп карамады.

Һәм мин «баш күтәрдем».

Чираттагы хезмәт хакын алгач, бер тиенен дә әниләргә бирмичә, әйберләремне җыйдым да үземнең бер бүлмәле фатирыма китеп бардым. Башта алар үзләренә каршы барганыма ышана алмадылар. Соңыннан әллә ничә тапкыр килеп, мине кире күндерергә тырышып карадылар. Туганнарны миңа каршы котырта, тавыш чыгара башладылар.

«Шундый юньсез кыз булып үсәр дип кем уйлаган бит. Әнисеннән һәм энесеннән аерылып, рәхәтләнеп яшәп ята», — диделәр минем турыда.

Әмма мин бирешмәдем. Ишек йозакларын алыштырдым, яңа телефон номеры алдым һәм туганнарым белән бөтенләй аралашмый башладым.

Фатирда ремонт башладым, киләчәк тормышыма планнар корам.

Кайвакыт үземне гаепле итеп тә тоям, ләкин бик сирәк. Шулай да бернигә дә үкенмим һәм дөрес эшләдем дип уйлыйм.