Хөкүмәт ире (Зәмирә Сәмигуллина)

Бик зур гозерең булганда да аның кабинетына гади кеше тиз генә керә алмады. Хәтта кайчакта министрга керүе дә җайлырактыр...

Кабул итү көнендә билгеле сәгатькә языласың да киләсең. Ә Хәйринга керү хикмәт катлаулы. Бер йөк салам яки печән алу өчен дә чират көтәргә кирәк. Иртәнге нәрәттән соң күреп калсаң каласың, калмасаң юк. Күп очракта әнә шул күреп калу белән генә дә туктала. Гозереңне җиткерә алмый да каласың. Авызыңны гына ачуың була, ишекне киң ачып, ару кыяфәтле дуслары килеп керә. Шуннан Хәйринның сине тыңларга вакыты калмый. Фермада тирес түгүче Садрый, сыер савучы Галия нигә аңа?! Бөтен эшен оныта ул. Мулдан табын әзерләнә, суыткычтан иң яхшы коньяк чыга.

Ашханәнең пешекче кызлары биеп кенә йөри. Алар арасында да бар сөйгәне, сөймәгәне. Фирая дигәне артык күп ишетә, күп белә. Ашханә аша чыгарылган ит-сөтне, азык-төлекне еллык отчет җыелышында әйтте дә салды бер елны да бөтен әйтәсе сүзен.

...Үз кул астында эшләүчедән моны көтмәгән иде Хәйрин. Син аңа эш урыны бир, ашлы-эшле ит. Рәхмәт әйтеп, тыныч кына эшлә бит инде. Юк, әбизәтелне Хәйриннан гаеп табарга кирәк. Отчет җыелышы узган көнне дә, әле син шулаймы, менә сиңа моннан соң, дип ике бармак арасыннан чыккан өченче бармагын кесәсендә болгады хуҗа. Шулай эшләде дә. Фираяның отчетта әйтелгән сүзен меңе белән чыгарды. Иң беренче балаларын Яңа елда профсоюз күчтәнәченнән мәхрүм итте, еллык премия яздырмады. Әзерләгән ризыгыннан гел гаеп табарга әйләнде.

Эшеннән дә куалап чыгарыр иде, авылда аның кадәр оста, уңган пешекче юк. Ул пөхтәрәк тә, тәмле дә әзерли, өстәл сервировкасы дигәнен дә яхшы белә. Ә икенче пешекче ул яктан калыша. Ничә тапкыр сынаганы бар. Фирая булмаган көнне ашханә ризыгын ашамый Хәйрин. Ашның йә ите пешеп бетми, йә бәрәңгесе әрчелми кала, озын-озын чәчләре дә чыккалый. Менә шуңа күрә Фираяның эштән җибәрә алмый. Үзе шуны әрли торды, үзе табын әзерләтте.


Хәйринның кыңгыр эшен дә беренче тапкыр Фирая күрде.

Умарталыкка барып табын әзерләргә кушылды Фираяга. Кунаклар килгәнче ашны булдырып, табын корырга, ике бәлешне ясап тыгарга өлгерде хатын. Шушы эшләрне эшләгәч, бәлешне алу сәгатен язып өстәлдә калдыргач, китәргә тиеш иде ул. Калганын үзебез эшләп бетерәбез, дигән иде хуҗа. Әмма, өлгермәде Фирая. Ишек чыкканда гына кунаклар белән күрештеләр. Яннарында кызлар да бар иде.

Икесе күзгә башка күренгән түгел, ә менә Римманы таныды.

Җәй көне әбисендә үскән шәһәр кызы ул. Соңгы ике елда кайтканы юк иде югын. Әбисе, Римма бик зур җирдә укый, дип сөйләгән иде бервакыт ипи чиратында. Зур җирдә укыгач, зур урында эшләүче абыйлар белән элемтә буладыр шул. Фирая алдын-артын уйлап тормады, Риммага сәлам бирде дә, кайту юлына атлады. Шул арада берәү шап итеп хатынның кулыннан тотып алды. «Фирая апа, сез мине монда күрмәдегез, әбигә дә әйтәсе түгел», — дип күз кысты Римма.

Ни дип әйтсен инде аны Фирая, кемгә? Әмма әйтүчеләр булган күрәсең. Хәйрин Римма белән чуала икән, дигән сүз таралды. Авылда таралган гайбәтне дә пешекче Фираядан күрде хуҗа. Кабинетына чакыртып, өстәл сугып кычкырды. Әйтмәдем дип бер-ике әйтеп карады хатын, әмма үз туксаны туксанлы хуҗаны ышандыру мөмкинме соң? Үзе белән бергә утырган дусты кайтып хатынына сөйләгәнен каян белсен?!

Авылда сүз таралды. Сүз — чүпрә. Халык өсти-өсти, күпертә-күпертә гайбәт таратты. Хәйринның хатыны Нәфисәне астыртын гына күзәттеләр. Ике малае белән нишләр хәзер. Ирендә яшәп калырмы, әллә балаларын ияртеп китеп барырмы?

Китмәде Нәфисә. Балаларын ятим итмим, дип тырышты. Әмма Хәйринда балалар, гаилә кайгысы бетте. Гаиләгә акча кайтарып бирде, тик, балалар, хатын белән элекке кебек җылылык юк. Вакыт юк, диде, колхоз эшенә сылтады. Риммага да алмашлар чыккалап торды. Шулай да, аны бөтенләй үк ташлап бетермәде. Тегесе дә кияүгә чыгып тормады. Хәйринның үзе кебек түм-түгәрәк малай алып кайтты да, шуны үстерде.

Нәфисә иренең икенче гаиләдә баласы тууын авыр кичерде. Хастаханәләрдә ятып дәваланды. Үз-үзенә ярамас нәрсә эшләмәсен, дип саклап та йөрделәр. Шул вакытта үзенең әнисе дә, малайлары да законлы рәвештә аерылырга да, күченеп китергә әйтеп карады. Тыңламады хатын. Чөнки ул ирен яратты. Паспортка аерылу пичәте сугыла калганда да, йөрәктән барыбер чыгарып атып булмас, диде. Аның бу эшләрен ялгышты, хаталанды, килер бер көн ул хатасын таныр, гаиләсе янына кайтыр, дип уйлады. Ләкин, Риммада баласы тугач Хәйрин бөтенләй аңа күченеп китте. Беренче гаиләсенә игътибары кимеде.

Хәер, аның малайлары әлләни ярдәм көтеп яшәмәде дә. Мәктәптә укыганда, әти иң кирәк чакта кимсенеп үскәч, инде югары уку йортларында укып эшли башлаган егетләргә әти ярдәме әлләни кирәкми дә иде бугай. Ә менә мәктәптә укыган чакта классташ малайларның, сине әтиең яратмый, шуңа сезне ташлаган, дип үртәүләре бүген дә йөрәгендә олы улы Даниснең. Аннан да авыры, укуын тәмамлап, эшли башлагач булды. Беренче сентябрь иде ул. Данис әнисенең хәлен белергә авылга сугылган иде. Авылның үзәк юлы мәктәп яныннан уза. Шунда әтисен икенче хатындагы улы белән җитәкләшеп мәктәп капкасыннан чыкканын күрде. Кадерле баласын мәктәпкә озата барган күрәсең. Шулвакыт балачактагы әрнүләре күз алдына килде. Бишле алу куанычын уртаклашасы килеп әтисе янына килүен, әтисен үзен колхоз идарәсеннән куалап чыгаруын күз алдына китерде Данис. Бервакыт сыерчык оясы ясап алып килергә куштылар. Март ае иде. “Минем вакыт юк, чәчүгә әзерләнәбез. Әйтермен, китерерләр”, - дип чыгып китте әтисе. Кечкенә Данискә сыерчык оясының кирәге шулкадәр генә иде. Аны хезмәт дәресендә класс белән җыйнаулашып та ясыйлар. Әтисе белән бергә сөйләшә-сөйләшә ясыйсы килгән иде бит. Шул кичтә Хәйринны умарталыктан хастаханәгә алып киткәннәр. Иптәшләре белән бергә “кошлар кайтуын” каршы алганнар. Эчкән аракылары начар булган. Моның кадәресен авылдашы Фирая апасының әнисенә сөйләгәннән генә ишетеп калган иде. Ә Данис әтисен чыннан да чәчүгә әзерләнә, вакыты юк, дип үзен гаепле санады. Мондый күңелгә тигән хәлләр күп булды. Алар инде үткәндә калды.

Адәм баласы саулыгын никадәр генә сакларга тырышса да, еллар узган саен саулык какшый. Хәйринга да микроинсульт җиле кагылып узды. Артык борчылмаска, дип кайтарганнар. Үзе авырлык сизгәндерме, төс-кыяфәтендә, йөрешендә үзгәрешләр сизелмәде. Беренче хатыны Нәфисәгә килеп, тынычлыгымны син бозасың, авыл хаклы белән берләшеп гайбәт сөйләшәсез, шуңа күрә чирлим, дип гайрәт чәчеп киткәләде. Анысына да беренче хатын гаепле булып чыкты.

Чир бер килсә, китәм, дими бит ул. Хәйринның да йөрәге “мин монда”, дип хәбәр биргәләп торды. Илле алты яшендә бөтенләй аяктан екты. Җир җимертеп эшләп йөргән җиреннән ашыгыч ярдәм машинасы алып китте үзен. Һаман да шул чәчү вакыты. Кырда эшчеләргә җыелыш уздырган вакытта йөрәк тоткан. Шуннан бирле хаста ул хәзер. Авыру ир Риммага да кирәкмәде. Ике-өч ай чамасы килә китә йөрде дә, тукталды. Анысы да алмаш тапкан, дип сөйләште халык. Җегәрсез, чарасыз вакыт бер көн киләсен хастаханәдә аңлады Хәйрин. Бөтен узган тормышы күз алдына килде. Палатадагы шәфкать туташы креслосына утыртып коридорга алып чыккан иде ул көнне дә. Йөзе кыегайган, сул як кулы кыйшаеп төшкән Хәйринны бер күрүдә генә танымады пешекче Фирая. Шул больницада ята дип ишеткән иде ишетүен. Гүәрдин кебек ирне һич кенә дә шундый кыяфәттә очратырмын, дип уйламаган иде. Ул да булмады, Хәйрин ят авазлар чыгарып Фираяга дәшмәкче булды. Нидер әйтте, әмма сүзе аңлашылмады. Авызыннан агып чыккан селәгәе иягеннән муенына тамды. Пешекче Фирая йөгереп килеп элекке хуҗасының селәгәен сөртеп алды. Авыруның хәлен белү дә савап, дип уйлады күңеленнән. Бер бөртек үпкәсе, ачуы да юк иде авылдашына.

Озак дәваладылар Хәйринны. Дуслар хәл белеп килеп китеп кенә торды. Нәфисә дә, Римма да күренмәде. Нәфисә әлләничә җыенды барырга, малайлар туктатып калды. Шулай да, күршесенә әйтеп, кече улы эштә чагында тәвәккәлләде. Әле ярый килеп калган, хастаханәдән чыгарасы көн икән. Әнисе белән энекәше алырга килгәннәр. Әле ярый әниләр бар, егылганда торгызырга. Картаеп, үзләре ярдәмгә мохтаҗ булганда да балаларга әниләр ярдәмгә ашыга...