Җизни, җизни, җиз алка… (Кәрим Кара) | intertat.tatar

Җизни, җизни, җиз алка… (Кәрим Кара)

И туган якның изге туфрагы, сихәтле һавасы, төшләргә кереп саташтырган урман-кырлары! Чит җирләрдә йөрмәгәннәр белмиләр сагыну-сагышларны. 

Автобус авылына якынайган саен йөрәге ешрак типте Маратның, күңеле нечкәрде. Әнә күккә олашкан Лашбай тавы төсмерләнә инде. Малай чакта күпме йөрде икән Марат бу тауның итәгендә, күпме җиләкләрен җыйды. Тау астында аккан сай гына елгада чупырдыйлар иде иптәшләре белән. Я Хода, ышанасы да килми, чынлап та ул кичергән вакыйгалар хәтерендә яңаралармы? Әллә барысы алдаткыч төш кенәме? 

Юл буендагы зират кырыннан узганда ирексездән күзләре яшьләнде ирнең. Тирә-яктагыларга сиздермәскә тырышып, уттай янган битен тәрәзәгә терәде ул, тирән сулап тынычланырга тырышты. Тынычланырсың сиңа! Менә шул үләннәр баскан гектар тирәсе җир куенында күпме якыннары ята аның, чутлап очына чыкмалы түгел. Әти-әнисе шунда күмелгән, яраткан апасының кабере аларга сыенган. Иртә киткән дуслары, туганнары, үпкән-кочкан сөйгәне шунда килеп тынычлык тапканнар. Ах, һәрберсен каршыга утыртып хис-тойгыларны уртаклашырга, исәрлекләре өчен гафу үтенергә, якыннарының назлы карашларын тоярга үзендә. Юк инде, юк, үтте барысы да. Ярый әле кайтасы итте, хәзер килеп кенә менә шул туфракның газизлеген тойды ул. Кайларда гына йөрсә дә ят булган, менә монда аның кендек каны тамган, монда береккән аның тамыры…

Ун еллап кайтканы юк иде Маратның туган якларына. Эш юклыктан гаҗиз булып, кайчандыр Якутиягә чыгып киткән иде ул армиядән соң. Кесәсендә паспорты белән шофер таныклыгыннан башка нәрсәсе юк иде. Кулындагы кара брезент сумкада пешерелгән унлап йомырка, биш-алты кабартма бар иде. Акчасы билетка чак-чак җитте. Поездда барганда иртән дә, кич тә йомырка ашап, титаннан кайнаган су эчеп куя иде дә, риза була иде шуңа. Гел тәрәзәдән күзен алмады ул. Табигатьнең көзгә авышкан мәле иде. Башына кепка киеп чыгып киткән егет поезд карлар дөньясына килеп кергәч шаккаты. Салкынның үзәгенә килеп төште ул. 

Яхшы кешеләр күп дөньяда. Әгәр шулай булмаса, бу Җир шары күптән урталай ярылып, дөбердәп җимерелеп төшкән булыр иде. Яшь егеткә дә ярдәм кулы сузучылар табылды. Җылы почмактан урын бирделәр, карьерга БелАЗ машинасына эшкә урнаштырдылар, өстенә-башына кием табылды. 

Шулай эшләп китте ул башкалар белән беррәттән. Бер-ике елда эшенең бар нечкәлекләренә төшенде, Пермь ягыннан килеп чыккан, ашханәдәге пешекче Зарифа исемле татар кызына өйләнде. Шул елны туган авылына кайтып, килен күрсәтергә укталып куйган иде ул, әмма бердәнбер апасының үлгәнлеге хакындагы хәбәрдән соң бу уеннан кире кайтты.

Зур җиргә еш кына кайтып йөрделәр алар. Хатынының туган якларына ияләштеләр. Ерып чыккысыз калын урманнарны үз итте Марат. Кайнагаларына ияреп, аучылыкка һәвәсләнеп китте. Төн уртасында солы кырына килгән аюны биек нарат башыннан күзәтеп утыруның никадәр күңелне җилкеткәнен үзе башыннан кичергән кеше генә белә. Зарифаның авылдашлары кияүне үз итеп кабул иттеләр, күпләре белән дуслашып алды Марат. Гомумән, тиз ияләште ул Пермь якларына. 

Сирәкләп исенә төшерә иде Марат туган авылын. Әмма күз төбәп кайтыр кешесе дә калмаган иде анда. Туган нигез урынын алабута баскан. Кайчандыр аралашкан туганнар гүр иясе булганнар. Аларның балалары өчен җиде ятка әйләнгән иде инде ул. Аннан соң, ниндидер үпкә, рәнҗү хисләре саклана иде аның туган авылына. Кемнедер күз алдында тотып сыкрамый иде йөрәге, ә менә бар авыл халкына дип әйтсенме? Чит итте, ят итте авыл аны, читкә типте, сыендырмады үзенә, баласының тормышына битараф булды. Әлбәттә, бу уйлар аның үз фантазиясе булгандыр, ләкин киртә булып тора иде туган якларына аяк басмаганга.

Бүген килеп туган якның һавасы үпкәләренә үткәч, бар рәнҗүләре эреп юкка чыкты аның. Авыл үзгәргән дә, үзгәрмәгән дә кебек иде. Шул ук таш юл авылны урталай бүлеп тора. Ике яктан таныш тыкрыклар тезелеп киткәннәр. Фасаттар бабайның карт алмагачы да таш койма артында яшелеккә күмелеп утыра. Ләкин өч тәрәзәле кечкенә өйләр кимегән, алар урынына кызыл кирпечтән күккә олашкан яңа өйләр калкып чыкканнар. Һәр капка төбендә матайлар, машиналар.

Күршесе Мирсәет ерактан танып алды Маратны, юлына каршы чыкты.

 — Гел әтиеңнең чалымнары синдә. Башта шикләнеп тә куйган идем. Ничә еллар күренгәнең юк ич. Узып китәр идеңме әллә безне? Әйдә, әйдә, мондый кадерле кунакны беркайда да җибәрмим. Ут күршеләр ич без. Гайшә җиңгәң дә шатланыр… — дип җитәкләп дигәндәй капкасына таба алып китте.

Кунакка мунча яктылар, токмачлы аш пешерделәр. Сөйләшеп сүзләре бетмәде элекке күршеләрнең. Соң гына ятсалар да, йоклап китә алмый озак боргаланды әле Марат. Ярый кайтканмын, дип сөенде ул, ярый кайтканмын…

Икенче көн иртәнге чәйне эчкәч, зиратка барып килергә теләк белдерде ул.

— Андый җиргә ияртешеп йөрмиләр, — диде Мирсәет карт. - Үзеңнекеләрнең кайдарак җирләнгәнен онытмгансыңдыр, шәт. Мин монда җәтмә сораштырып куям әле. Зәңгәр күлдә чуртан үрчеде бит. Күрше малайларын алып, барып килербез кичкырын. Балык ашарсың тансыкка.

Рәшәткәләренең буяулары купшаклаган, тимерләре тутлый башлаган иде якыннарының. Кабер өсләрен чүп үләннәре дә баскан икән. Кадерләп, хөрмәтләп торырлык кеше калмаган шул инде авылда. Затлы костюмын салып куеп чүп үләннәре утады Марат, уйлары белән үткәннәрдә йөрде. Нәселләре белән игелекле булдылар төсле. Гел яхшылыкка омтылдылар, башкаларга ярдәм итәргә тордылар. Ә менә тәфсилләп искә төшерә башласаң, ни рәхәт күрделәр әнисе дә, апасы да, әтисе дә?

Накыс булды тормышлары, очын очка ялгап яшәделәр, ачлыкны-ялангачлыкны күп күрделәр. Ял дигәнне белмәделәр, куллары эштән бушамады, йөрәкләрен гел нинди дә булса хәсрәт яралап торды. Менә торгызып утыртырга иде үзләрен, тәмледән тәмле ашатырга, матурдан-матур киендерергә, зур, иркен өйләрдә яшәтергә. Гаҗәпләнгән булырлар иде бүгенге рәхәт тормышны күреп мескеннәрең. Шунысы тагын аңлашылмый. Юклыкта яшәп тә гел изгелектә булды уйлары, ә хәзерге кешеләр кырысланды, бүре булып карыйлар бер-берсенә, муллыкка чыдаша алмыйлармы?

Кояш ныклап кыздыра башлаганчы булды Марат. Иртәгә буяулар алып килеп буярга планлаштырды рәшәткәләрне. Әйдә, шатлансыннар Маратның кайтканына. Дөрес булса, сизеп-тоеп яталар, имеш, әрвахлар фани дөньяны.

Зираттан чыккач, Марат гөмбәзе әллә кайдан ялтырап күренеп торган мәчеткә кереп чыгарга булды. Өйлә намазына иртәрәк әле. Иркенләп мулла белән сөйләшергә булыр. Әрвахлар рухына Коръән аятьләре укытыр, мул гына сәдака биреп куяр. Барысын шартына китерергә кирәк мөмкинлек булганда…

Юлдан атлаганда бер капка төбе каравыллаган хатынга сүз кушты Марат.

— Апа, бу вакытта мәчеттә кеше буламы икән? Кем мулла булып тора сездә?

— Абау, Марат синме бу? Кара әле, апа дигән була. Мәчтүрә булам ич мин, ике яшькә генә олырак синнән. Шулай үзгәргәнменмени? Мулла, ни бездә, җизнәң Сәфәргали. Дингә бирелде бит ул, биш вакыт намазын калдырмый. Читтән торып мәдрәсәдә дә укый, диләр. Бик белемле, һәр соравыңа җавап таба. Уңдык үзеннән, уңдык. Кайтканда безгә дә кер, ят кешеләр түгелбез, кереп чәй куям хәзер, — дип чат-чат бар яңалыкны сөйләп бирде авылдашы. Ә дими, җә дими юлын дәвам итте Марат. Ишеткән кадәресе һушын алган иде аның. Сәфәргали, Сәфәргали, җизнәсе шул Маратның, Зифа апасы үлеменә кадәр аның белән яшәде бит…

Мулланы очрата алмады Марат. Хәзрәт дин эшләре белән Казанга киткән булып чыкты. Шунда кизү торган карттан сүрәләр укытты да тимер тартмага мул гына садака салып чыгып китте кунак. 

Әмма күңеле әсәрләнгән иде аның. Кырт борылып сырт даласына таба менеп китте ул. Тегендә-монда үлән йолыккалаган бозауларны үтеп, яшел чирәмгә аякларын сузып утырды, уч төбендә төсле күренеп торган авылга караш ташлады. Әнә тегендә, ташлык буенда иде Сәфәргалинең өе, апасы Зифа шул өйгә килен булып төште. Бик яраткан иде бер күрүдән җизнәсен малай. Җизнәсе сөяк саплы пәке дә бүләк иткәч, түбәсе күккә тиде.

 Малай чакта олылар тормышын уйлап та бирмисең. Шулай да, апасының күз яшьләре түгеп, әнисенә пыш-пыш нидер сөйләгәннәрен исләп кала иде ул. Әнисенң өзгәләнеп:

— Әллә кайтып кына китәсеңме, кызым? - дигән сүзләре хәтеренә уелып калган. Еш кына апасы кибеткә барганда, башка йомышы булганда Маратны кечкенә Сабитны карап торырга калдыра иде. Сабит энекәше бишектән төшмәгән иде әле ул чакта. Маратка да тугыз-ун яшьләр тирәсе булгандыр. 

Ә бервакыт аның ялгызын гына бала янында калдырып киттеләр. Әнисе чирләп тора иде, килә алмады. Мул итеп хушбуй сипкән Зифа апасы аның кулына ике прәннек тоттырып:

— Без озак булмыйбыз, туганым. Бераз гына утырабыз да кайтабыз. Хәзер йоклар вакыты җиткән инде Сабитның. Йоклап киткәнче тирбәтерсең дә үзең дә ятып йокларсың, - дип алдаштырып кунакка киткәннәр иде. Кара көз иде урамда. Тәрәзә аша терәлеп үскән миләшнең яфраклары да күренми иде. Шомланып җил сызгырды. Яңгыр тамчылары тәрәзә пыялаларын камчылады. Ә энекәше ярсып елады да елады. Бишекне өзеп төшерердәй булып тирбәтте Марат. 

 Ничек туганы йоклап киткәндер, ничек үзе утырган урыныннан онытылган, анысын хәтерләми Марат. Бары ишекнең иңенә шыгырдап ачылганына дертләп уянып китте ул. Бөтенләй үзгәргән җизнәсе алпан-толпан атлап килеп, аның маңгай чәчләреннән учлап алды.

— Нигә энекәшеңне карамый йоклап ятасың? - дип берничә тапкыр маңгае белән өстәлгә дыңкытып алды балдызын. Коты очты малайның. Мондый хәлне күргәне юк иде аның. Зифа апасы очып килеп җизнәсенең беләгенә асылынды:

— Тимә балага, имгәтәсең бит, — дип инәлде ул. Шуны гына көткәндәй, җизнәсе бар гәүдәсе белән хатынына таба борылды, чукмардай йодрыклары белән йока гына апасын төяргә тотынды. Марат шуып чыгып ишек төбендәге киемнәр артына яшеренде. Дер-дер калтырый иде ул күргәннәреннән. Ә җизнәсе отыры котырып, хатынын туп урынына типкәләп йөртте. Апасы чүпрәк төсле изрәп  төшкәч кенә өстәл артына ял итәргә утырды. Аның күзенә салынып калудан куркып, Марат бар көчен җыеп ишеккә ташланды. Коеп яуган яңгыр астында, буш урам буйлап яланаяк өйләренә таба элдертте ул. Мәңгелек яра булып калды аның йөрәгендә бу вакыйга.

 Апасы иртә китте дөньядан. Аңа кадәр әле Сабит энекәше күзләрен йомды. Эчкән баштан җизнәсенең кулына эләккән булган шикелле. Икенче балалары гарип булып туды аларның. Апасы елый-елый больницада калдырып кайтты. Авырлы чагында Сәфәргали хатынының эченә тибеп баланы имгәткән булган икән. Апасын күмгәч тә, ире тукмап үтергән дигән сүзләр йөргән, әмма коры сүзләр генә булып калган.

Сәфәргали икенчегә өйләнде, теттереп дөнья көтте. Ә менә хәзер дингә кайткан икән. Хәлләр… Юк, йөрәге белән аңлый Марат, гөнаһсыз адәм юк бу кояш астында. Һәр бәндәсенә тәүбәгә килергә ирек бирә Раббыбыз. Аллаһ ярлыкармын дигән дингә килгән үз колларын. Сәфәргалинең дә шуклыклары ярлыканыр, яңа туган сабыйдай булыр, берәр вакыт оҗмах бакчаларында йөрер. Аллаһ хөкеме хак, аның үлчәве һәрчак дөрес. Адәм баласының акылы җитмәле түгел аның хикмәтләренә. «Рахманыбыз өйрәтә… сөекле пәйгәмбәребез әйткән…” - дип вәгазьләр сөйлидер Сәфәргали хәзрәт. Ә менә аның исемен ишетсә, Маратның күз алдында Зифа апасының канга баткан йөзе төсмерләнә, иңрәп елаулары колагына салынып калгандай була…