Хыянәтнең иң ачысы... | intertat.tatar

 Хыянәтнең иң ачысы...

Рамилә белән Саматның мөнәсәбәтләре Равия авырып ятканда башланган инде. Аның авыруыннан, көчсезлегеннән файдаланып, ике якын кешесе аңа хыянәт иткән.

Бүген Равиянең кәефе юк әле. Авыр операция кичергәннән соң хәле, дөньяда гаме калмады, «аякка басып булырмы инде» дигән уй һич башыннан китми. Инде ире дә «сабыр бул, әле йөгереп йөриячәксең» дип ышандырган була. Чынлап әйтәдерме, әллә күңеле булсын дип кенә юатамы икән хатынын.

«Рамилә апага рәхмәт инде. Эшеннән ял алып мине карый бит, җизнигә дә рәхмәт, сүз әйтми бит бездә яшәгәненә. Ашарга да пешерә, өйне дә җыештыра, балаларны да балалар бакчасына йөртә. Равиянең ирен дә эшкә озата, каршы ала, кияү дип кенә тора. Ә син ят инде, урыныңнан да тора алмыйча», — дип уйланып ята ул.

Ике атна дигәндә Равиягә хәл керә башлады. Бүген апасын да Әлмәткә кайтарып җибәрде. Озатканда кочаклашып елаштылар, рәхмәте чиксез иде Равиянең. «И, юләр син, сеңлем. Туганнар шундый авыр вакытта ярдәм итәр өчен бит инде ул. Кияү белән саубуллаша алмадым инде, сәлам әйтерсең», — дип бер рәхәтләнеп көлеп алды Рамилә.

Равия тырышып, ире яратканча пылау пешерде, ул кайтышка табын әзерләде, үзен тәртипкә китерде. Ишекне хатыны ачканга Самат аптырап китте. Аның ишектән кергәч тә беренче соравы: «Рамилә кайтып киттемени?» - булды.

Равия акрынлап тернәкләнде, эшкә чыкты, гомер тәгәрмәче үз көенә тәгәрәде. Һәркемнең үз тормышы, апасы Әлмәттә, Равия Казанда яши. Равиянең туган көне якынлаша иде, апасы шалтыратып: «Без кунакка киләбез», - диде. Телефоннан сөйләшеп торгач, күптән күрешмәгән кебек тә түгел, ә бактың сиңа апасы аларда торып киткәнгә дә 7 ай булган икән инде.

Равия мул табын корды, ире Самат та ярдәм итте. Бу кичтә балалар бергәләп уйнадылар, өлкәннәр олыларча бәйрәм итте. Ике баҗайга сый-хөрмәт җитте, йокларга җыендылар. Апасы савыт-сабалар юарга тотынды. Равия залга диванга апасы белән җизнәсенә, үзләренә идәнгә, ә балаларга йокы бүлмәсенә урын җәйде. Балаларны йоклатам дип ятып торган Равия үзе дә эреп киткән. Ул җизнәсенең тавышлануына залга йөгереп чыкты да, өнсез калды. Апасы шәрә килеш аның ире янында ята иде. Монда нәрсәдер аңлату, сөйләшү урынсыз, ә төн уртасында кунакларны куып чыгарып булмый, җизнәсе рульгә утыра алмый. Тавышланудан соң Равия кире балалар бүлмәсенә кереп китте. Күзгә нинди йокы керсен ди, таң атканын көтте ул. Иртән кунакларны озатып җибәрделәр. Бу хәлләрдән соң апасын туган итеп кабул итә алмады ул, ире белән дә бер түбә астында яшәүчеләр генә булып калдылар.

Апасын күрә алмас дәрәҗәгә җиткән, аның белән бер сүз сөйләшәсе килмәгән Равилә әнисе хакына түзде. Әнисе исән вакытта апасы белән ят кешеләр булуын белдерәсе килмәде.

Самат белән Рамиләнең мөнәсәбәтләре ул авырып ятканда башланган инде. Аның авыруыннан, көчсезлегеннән файдаланып, ике якын кешесе аңа хыянәт иткән. Бу авыр йөк аның өстеннән гомер көзенә кергәнче төшмәде. Ире дә бу турыда уйланып йөргән, күрәсең. Бер уйламаганда үзенә кул салып, китеп барды. Аннан озак та узмады, аның бу гамәлен баҗае да кабатлады.

Хәзер апа да, сеңел дә ялгыз, бүләр кешеләре юк. Әмма бер суынган ара җылынмый, бертуганың хыянәте ир хыянәтеннән дә ачы, туганлык хисләре юк...