Мәхәббәт кичерәме? (Рәсимә Гарифуллина) - 2 өлеш | intertat.tatar

Мәхәббәт кичерәме? (Рәсимә Гарифуллина) - 2 өлеш

Дөньяда явызлык күп, ләкин явызлыкның иң әшәкесе – мәхәббәтне үтерүдер. (Б. Прус)

Дәвамы. Башы монда.

Фәрдәнәләр капка төбенә ялтыравыклы шөлдерләр таккан, бизәкле дугаларына кызыл башлы сөлгеләр аскан туй атлары килеп туктады. Әмма никтер кунакларны каршылаучылар гына күренми. Мәет чыккан йорттагы сыман, олы капканы каерып ачып куйганнар. Салихның йөрәге күкрәгеннән бәреп чыгар дәрәҗәгә җитеп ярсый башлады.

   Үз-үзен белештерми олы капкадан өйгә ташланды. Әмма ишек эчтән бикле иде.

– Ачыгыз, нәрсә булды!? – дип, ике куллап ишекне дөбердәтергә кереште.

– Фәрдәнә кайда? Фәрдәнә чыксын!

Эчке яктан:

– Фәрдәнәнең сине күрәсе килми, – дигән җавап ишетелде.

– Ышанмыйм, ялганлыйсыз, ул мине ярата. Бүген безнең туй көнебез. Нәрсә яшерәсез? Фәрдәнә чыксын!

Өйалды ишеге кинәт ачылып китте дә, болдырда ап-ак шәл бөркенгән Фәрдәнә күренде.

– Әйт, бәгырь, ни булды? – дип, Салих аны кочагына алырга теләде.

– Кирәкми! – диде кыз, тавышында кабер салкынлыгы бар иде. –Мин сине кичерә алмыйм! Тумый калган балаң, авыруга сабышкан Ләйләгә һәм миңа биргән ялган вәгъдәләрең өчен гафу итә алмыйм.

– Кайдан белдең? – дип, үзе дә сизмәстән соравын теш арасыннан кысып чыгарды егет. – Мин аны яратмадым, ул бер шаяру гына булды. Мин сине яратам, Фәрдәнә. Миңа биргән вәгъдә билгең дә бар, менә, – дип, куен кесәсеннән кызның бүләк кулъяулыгын тартып чыгарды.

– Күз яшьләрен сөртсәк кенә инде аңа хәзер...

– Алай димә, өй тулы кунаклар көтә, аларга ни диярбез?

– Фәрдәнә үлгән, диярсең...

– Зинһар, кичер мине, мәхәббәтебез хакына кичер!?

«Мәхәббәтебез хакына» дигән сүз әллә нишләтеп җибәрде. Фәрдәнәнең күңелендә кызгану хисе кабынды. Бәлки чыннан да, гафу итәргә дә, Салих белән китеп барыргадыр? Әнә бит, туй атлары да ярсып, бер урында биеп торалар.

Әмма бу бер генә мизгеллек йомшару иде.

Колакта яңадан күрше апаның: «Хатта язылганнар барысы да дөрес.Үзең шул хәлдә калсаң нишләрсең?» – дигән сүзләре яңгырады.

– Әгәр дә Салихның синең белән дә шаяруы гына булса? Мәхәббәт була да бетә ул, – дип, аны куәтләде Фәрдәнәнең акыл авазы.

– Юк, юк, алай булмас, – дип, карышырга теләде кыз. Тик акыл хистән көчлерәк иде.

– Синең бит әни буласың бар. Салих кебек вәгъдәсез уллар үстерергә телисеңме?

– Теләмим, – дип кычкырды Фәрдәнә һәм бар көченә Салихны этеп җибәрде.

 Салих моны Фәрдәнәнең үзен гафу итәргә теләмәве дип кабул итте.

– Кеше алдында хур итмә? – дип, инәлеп, бусагага тезләнде.

Салихның бу кыланмышы имәнгеч иде.

– Кеше алдында яхшы күренер өчен тезләнеп ялынырга да оялмый. Үз дигәненә ирешкәч, нишләр икән? – диде тагын акыл авазы һәм өмет чаткысы йөрәкне әчеттереп тәмам сүнде.

...Салих, бусагага ятып, күпме генә гафу үтенсә дә, Фәрдәнәнең җаны эремәде. Шуңарчы илаһи зат итеп күргән, хатларын сагынып көтеп алган Салихның хыянәтен күтәрә алмады.

Тормышта күп нәрсәне кичерергә мөмкин. Шатлыкка да, кайгыга да күнегелә. Ә менә хыянәтне кичереп булмый икән. Хәтта мәхәббәтең хакына да...

Үзенең җилбәзәк хисләрен тыя алмаган Салих ялгыз калды. Җандай күреп яраткан Фәрдәнәсе кире какты аны. Мәңгегә, башка беркайчан да очрашмаска дип.

Кыз алырга килгән атлар башларын түбән иеп, буш кайтып киттеләр. Алар авылдан чыккач та әле, дугага тагылган кыңгыраулар чыңы, шөлдер тавышлары ишетелеп торды.

Тәрәзәгә кышкы буран сарыла. Тышта сызгырган ачы җил болай да өшегән җанга тагын да ныграк салкынлык өсти. Табигатьтә генә түгел, Фәрдәнәнең җанында да өермә бураннары.

...Салих, кыз алырга килгән җиреннән кире борылгач, авылга кайтып та тормады, гарьлегеннән Себергә китеп барды. Күпме генә бәхет артыннан йөгерсә дә, таба алмады ул аны. Әллә ничә хатынга өйләнеп аерылды. Кем белән генә яшәсә дә балалары булмады.

Фәрдәнә бөтенләйгә үзе укыткан авылда яшәп калды. Тормыш корды, балалар үстерде. Ире Гали, аны бәхетле итәр өчен, яңадан кешеләргә карата ышаныч уяту өчен барысын да эшләде.

Ләйлә турындагы хәбәрләрне күрше хатын ирештереп торды.

– Котылган теге, бахыр, – диде ул беркөнне. – Җиде ел интекте бит. Акылыннан язып үлгән. Беркем белән дә сөйләшмичә, бүлмәдә бер ялгызың утырып кара әле син! Салих тәки янына бармаган шуның. Язмышы белән дә кызыксынып карамаган.

Үзе бер мәртәбә дә күрмәгән Ләйләне күз алдына китерергә тырышты Фәрдәнә. Кызганыч, Ләйләләр язмышын кичергән кызлар бүген дә очрый әле. Кызганыч, мәхәббәтне түбәнсетүче, хатын-кызны ана булу бәхетеннән мәхрүм итүче Салихлар бар. Олы мәхәббәтне таптаучы, кыз баланың саф хисләре белән уйнаучы яшьләрне күрсә, Салих белән Ләйлә исенә төшә. Яшьләргә аларның язмышын гыйбрәт итеп сөйлисе килә. Кыз бала бәхетле булыр өчен, кияүгә чыкканчы, үз тәртибендә яшәргә, намусын пычратырга юл куймаска, ир кеше чын егет икән, яраткан кызының намус аклыгын сакларга, аңа кул сузмаска тиеш. Мәхәббәт ул – бер-береңә хөрмәт, ышану, шул ышанычны аклау да.