«Безгә ипотека да, бала да кирәкми» | intertat.tatar

«Безгә ипотека да, бала да кирәкми»

Газизә апа белән Хәлим абый бердәнбер улларының болай яшәвенә гел борчыла, фатир алышырга да ярдәм итәргә әзер булуларын әйттеләр. Кызларына шундый яшәү рәвеше алып барырга рөхсәт биргән, кода-кодагыйлар булырга тиешле кешеләргә дә аптырап куялар.

Айдар белән Зәринә яшьли очраша башладылар, ул вакытта икесе дә мәктәптә укый иде әле. Айдар - шәһәр егете, авылга туганнарына кунакка кайтып йөри иде. Зәринә белән дә шунда танышты. Аннары Зәринә шәһәргә укырга килде, аларның мөнәсәбәтләре тагын да ныгыды. Яшьләр кая барсалар да бергә булдылар, ата-аналары да бер-берсен белә иде. Шуңа да егет ягы кызны, ә кыз ягы егетне якын итте. Әмма дүрт ел очрашканнан соң, Зәринә мөнәсәбәтләргә нокта куярга тәкъдим итте. Араларында үпкәләшүләр булгалый иде инде, әмма аерылышу өчен зур сәбәп юк иде кебек.

Ә аерылышу сәбәбе Зәринәнең җәйге каникулларда күрше авыл егете белән танышуы һәм аны сайлавы белән бәйле иде. Айдар бу аерылышуны бик авыр кабул итте. Дүрт ел очрашкан, аңа «сөйгәнем» дип йөргән кеше араны кырт өзсен әле?! Кызларга ышанырга ярамый икән… Айдар озак вакыт кызлар белән җитди мөнәсәбәтләр кормады. Ә Зәринә кияүгә чыкты, бер-бер артлы балалар тапты…

Айдар 25 яшьтә интернет аша күрше республика кызы белән танышты. Ә Айзилә Казан дәүләт университетының өченче курс студенты иде. Алар очраша башладылар, Айдар янә чын-чынлап гашыйк булды. Айзилә укып та бетерде, әмма чит телләр өйрәнгән кыз күңеленә хуш килгән эшне таба алмады. Бер эшкә урнашты, аннары икенчесенә, соңрак өченчесен эзләде…

Яшьләр бергә яшәргә булды. Айдар Айзиләне әти-әнисе янына ике бүлмәле фатирга алып кайтты. Айдар программист булып эшли, шулай ук компьютерлар да ремонтлау белән мавыга иде, шуңа да эштән өйгә соң гына кайта. Ә Айзилә көне буе өйдә, эш эзли, тик аңа ошаган эш кенә юк. Кыз көне буе өйдә булса да, ашарга пешерү, өй җыештыру турында уйламый да. Айдарның әнисе эштән кайтып, плитә артына баса. Ә яшьләр кичке ашка бүлмәләреннән кайбер көнне чыкмый да, алар заказ биреп ашарга китертә.

Яшьләр ял итәргә киткәч, Айдарның әнисе аларның бүлмәләренә кереп аптырап кала. Ул заказ биреп китерткән ризык тартмаларының исәбе юк... Тузанга баткан бүлмә, идән юылмаган, киемнәр төрле җирдә таралып ята. Газизә апа бүлмәне чистартып, ялт иттереп куя. Ана кеше улының беренче йөргән кызы ташлавын авыр кичерүен белеп, нык кайгырган иде. Шуңа сөйгәне пәйда булуга куанган гына иде, араларына кысылмады, бер-берсенә ярагач инде, дип сүз әйтмәде. Әмма Газизә апа дәшмичә дә булмый ахры дип уйлап куйды бүлмәдәге ризык китергән тартмаларны ) тутырганда…

Яшьләр кайткач бүлмәдәге үзгәрешне әллә сизмәделәр, әллә күрмәделәр дә, сүз әйтүче булмады. Газизә апа бер җаен китереп, «килен тиешле» кешегә әйтеп карарга булды.

Айзилә, менә шунда шундый эш бар икән, башка өлкәдә эшләп карамыйсыңмы? Син өйдә бит, бүлмә идәнегезне юып чыгар. Ит алып калдырдым, кичке ашка теләгән ризыгыңны пешер.

Мин сездән эш эзләргә сорамадым. Ярар!

Айзилә бу сүзләрне бер дә ошатмады, шулай да атнага бер-ике ашарга пешерде әле. Айдарга башка биредә яшисе килмәвен әйтте, «фатир яллап» торырга тәкъдим итте. Айзилә бу эшне сузмады, фатир табып, чыгып та киттеләр. Фатирга түләү, гел заказ биреп кенә ашау, матур киенү үзенекен итте. Айдар дусларыннан бурычка акча ала башлады, чөнки хезмәт хакы, хәтта өстәмә акча да җитми башлады. Ә Айзилә эшләргә уйламады да.

Айдарның мәхәббтән күзе сукырайган диярсең, ул Айзиләнең көннәр буе телефонда уйнап ятуына, кибетләрдән кайтып кермәвенә, ашарга пешермәвенә дә сүз әйтмәде. Әллә югалтудан курыкты, аңламассың… Хәзер инде алар биш ел буе ялланган фатирда яшиләр…

Айдарның әти-әнисе никах укытырга тәкъдим итеп карады. Әмма яшьләр андый теләкләре булмавын әйтте. Егетнең ата-анасы «оныклар да сөясе килә, өченче дистәне ваклыйсың бит», дип уллары белән аерым да сөйләшеп карады.

«Мин балалар яратмыйм. Безгә бала кирәкми. Без болай гына яшибез», — дип Айдар ата-анасын шаккаттырды.

Газизә апа белән Хәлим абый бердәнбер улларының болай яшәвенә гел борчыла, фатир алышырга да ярдәм итәргә әзер булуларын әйттеләр. Кызларына шундый яшәү рәвеше алып барырга рөхсәт биргән, кода-кодагыйлар булырга тиешле кешеләргә дә аптырап куялар.

Әмма яшьләргә никтер шуннан арысы кирәкми, 18 меңнәрен ялланган фатир өчен түлиләр, кафе-рестораннан гына ашыйлар.

Айдар әти-әнисенең хәлен белергә үзе генә килә. Айдарга әти-әнисе гаилә корырга кирәклеге, болай яшәү татар гаиләсе өчен хас түгеллеге, кыз сорарга барырга әзер булулары турында гел әйтәләр.

«Ялланган фатирга түләгән акчаны ипотека өчен түләп барырга мөмкин булыр иде. Үз куышыгыз булыр иде», — дип әти-әнисе әйткәч, Айдар уйларга вәгъдә итте. Әмма икенче килгәндә егет «юк, ипотека кирәкми» безгә дип җавап бирде. Күрәсең, Айзилә «ипотекалы тормыш» теләми бугай…

Ялланган фатирга чыгып киткәннән бирле, Айзиләнең Айдарның әниләренә килгәне юк. Хәлим абый белән Газизә апа сирәк кенә булса да алар яшәгән фатирга килгәли, килен тиешле Айзилә алар белән бик коры сөйләшә. Күпме дәшми түзгәннән соң, теге вакытта Газизә апаның эш кушуы ярамады бугай…