Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Габдулла Тукай шигырьләре

26 апрель - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан кайбер Тукайның шигырьләрен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Габдулла Тукай шигырьләре

Чын вә ялган

Әүвәле дөньяда җир юк, су гына булган, диләр;

Анда йөзгәннәр имеш тик Чын белән Ялган, диләр.


Бу ике дошманга Тәңредән бирелгән бер көймә,

Бәс, утырганнар көймәгә берсе каршы берсенә.


Күп тә йөрми, Чын белән Ялган чыгарганнар сугыш, –

Булмаса дустлык, җитә бит сугышырга бер юк эш.


Көчле кулы берлә Ялган Чынны бер суккан ди дә,

Чын батып киткән, ди, чыкмаска җиһанга мәңгегә!

*Бәс — димәк.


Тормыш

Авырлык төшсә, түз, сер бирми-нитми;

Ни хәлләр яшь егеткә килми-китми?


Бу тормыш кем белән туктар талаштан?

Сугыш син һич тә армас-туктамастан.


Синең төсле берәү ул: бергә-бер сез,

Көрәшкәнне җиңалмый ул каберсез.


Көрәшмәк куркыныч: күп хәлләре бар,

Вәли, җиңгәч, ганимәт маллары бар.


Канечкеч ул вә ерткыч юлбарыстан;

Качармы юлбарыстан бер арыслан?


Җиһанда үлми һәрбер ыңгырашкан,

Вә юлны тапмый калмый һәр адашкан.


Көрәш угърында ар, тал, тирлә, имгән;

Өмид итмә булышмакны ләимнән.


Әгәрчә зәррә мыскал һиммәте бар,

Аның артында тау-тау миннәте бар.


Сәгадәт талына менсәң — үзең мен;

Ни ярдәм килсә дә килсен үзеңдин.


Димәс һичкем: «Минем аркамда менде,

Хәзер җүнләп сәлам дә бирми инде!»


Киңәш («Якын дустым…)       

Якын дустым! Сиңа миннән киңәш шул:

Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул.


Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел,

Үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл.


Ачып яшьрен хәзинәңне йөрәктән,

Сөйләшмә бер дә артык сүз кирәктән:


Кешеләр үзләрен анчак сөярләр,

Бәхетсезләрнең өстеннән көләрләр.


Алар ерткыч, алардан читтә бул син,

Алар барда бүрең бер якта торсын.


Серең белгәч кызартырлар йөзеңне,

«Җүләр бу!» — дип ачырмаслар күзеңне.


Кача күр, кош кеби, мактауларыннан,

Хәбәрдар бул ки шунда ау барыннан.


Әгәр басса сине бер-бер заманны

Еламый йомшамас хәсрәт вә кайгы, —


Утыр аулакка, кайда һич кеше юк,

Сабыйдай, тәмле-тәмле күз яше түк.


Килеп керсә берәү нәкъ шул чагында,

Сиңа мин бер киңәш әйтим тагын да:


Диген син: «Күзләрем никтер авырта,

Өзелми яшь ага кич һәм дә иртә!»

*Анчак — шулай.


(«Ничек тормак тиеш, дустым? — дисеңме…»)

Ничек тормак тиеш, дустым? дисеңме, —

Шулай тор: бик кысып тот син кесәңне.


Һаман сак бул, кара ул як, бу якны;

Хосусан сак тоту лазем колакны.

*Хосусән — бигрәк тә, аеруча.

*Лазем — тиеш.


Туган авыл

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.


Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,

Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;

Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдне,

Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.


Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,

Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;

Абый белән бергәләшеп кара җирне

Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.


Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.


Могҗиза

Пәйгамбәрнең вафатыннан соң асла могҗиза булмас:

Ярылмас ай икегә, һәм кара таштан төя тугъмас, —


Диләр безнең гыйлем әһле. — Ышанмаңыз, бу ялгандыр:

Үзем күрдем бүген – безнең заманда могҗиза бардыр:


Бүген иртүк миңа шактый бурычлы иптәшем килде,

Ялындырмый, талашмый, вәгъдәсендә акчасын бирде.


Яратырга ярый

Яратырга ярый кышны, вәләкин зәмһәрире бар,

Киемсез калтырап торган мәсакине, фәкыйре бар.


Яратырга ярый җәйне: матур ул, анда зур ямь бар,

Вәләкин таш бинасы юк фәкыйрьләргә җәһәннәм бар.


Яратырга ярый дөнья: матур кырлар, матур таулар;

Яратмыйм мин вәләкин һич, сәбәп шул: ибне адәм бар!

*Зәмһәрир — каты салкын.

*Мәсакин — мескеннәр.

*Ибне адәм — адәм баласы, кеше.


Татар яшьләре

Дикъкатә лаек хәзерге көн татарның яшьләре:

Аңламак, белмәк, тәрәкъкый, мәгърифәт, хикмәт белән


Әйләнеп һәм нурланып тормакта һәрдәм башлары.

Мондый күрнеш сөйнеченнән инде мин алдан беләм:


Тик болар безгә кирәк диңгез төбе гауваслары. 

Өсттә бу ямьсез болыт баштан китәр, яңгыр явар,


Җиргә рәхмәт күк төшәр яшьләрнең изге касдлары.

Шаулап аккан су булыр тау башлары, тау астлары.


Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары,

Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары.


Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек, —

Без аның бик зур фәхерле, чын брилиант кашлары!

*Дикъкатә лаек — искә алырга лаек.

*Тәрәкъкый — прогресс.

*Һәрдәм — һәрвакыт.

*Гаувас — чумып энҗе-мәрҗән эзләүче.

*Касд — теләк, омтылыш.

*Фәхерле — мактанычлы.


Үкенеч

Электән белгәнем хәлдә кешенең

Тышы яхшы, бозыклыгын эченең,


Ничек соң мин адаштым изге юлны,

Биреп мәлгунь, ходайсызларга кулны?!


Нигә мин, алданып ялган көлүгә,

Нифакъ иттем үземдәге голүгә?!


Нигә булды зыя сөйгән азат баш

Монафикълар караңгысында хәффаш?!


Нигә мин тормадым бер читтә ялгыз —

Ничек күктә яңа бер данә йолдыз?


Шулай янсам, ни булды, төшми җиргә,

Якынлашмыйча һәр мәгърур сәфилгә!


Янып ялгыз шулай, күп еллар үткәч,

Сүнәр идем, Ходайдан вәгъдә җиткәч.


Әсирмен, ычкыналмам инде мәңге,

Күңелсез һәр ягым — нурсыз, караңгы!


Монафикълар камап һәр дүрт ягымны,

Күрәлмим мин кояшым һәм аемны.


Кырылды алда изге эшкә вәгъдәм,

Караңгыда күренми чөнки кәгъбәм!


Һава юктыр, алалмый рух сулыш та,

Кабахәт бөркү уң, сул, аста, өстә.


Читен хәл. Гайрәтең җитсә — ерып чык,

Әгәр җитмәс исә — бет, шунда тончык!

*Мәлгунь — ләгънәтләнгән, каргалган.

*Нифакъ иттем — икейөзлелек күрсәттем.

*Голү — бөеклек.

*Зыя — яктылык.

*Монафикъ — икейөзле, хыянәтче.

*Хәффаш — ярканат, төн кошы.

*Мәгърур сәфилгә — масаючы түбән кешегә.

*Кәгъбә — монда «идеал», «йөз тоткан урын» мәгънәсендә.


Баскыч     

Сөялгән, өй түрендә бар иде гаять тә зур баскыч,

Кырыклап басмасы бар — бик авыр һәм дә озын баскыч.


Кирәклектә бәрабәр булсалар да басмалар бергә,

Югаргы басма тиңләшми түбәнге басмалар берлә.


Югаргы басма мәгърур: «Мин югары, сез түбәнсез, — ди, —

Ничек гали минем урным, түбәнгеләр, күрәмсез?» — ди.


Бер адәм килде дә шул чакта әйләндерде баскычны:

Түбәнге басмалар менде, югаргысы түбән төште.

*Гали — бөек.


Борын

(Русчадан)

Электә бер кешедә бар иде киң бит, зур ындырдай,

Аның нәкъ уртасында бер борын һәм зур чөгендердәй.


Тәкәббер бу борын, китми исе һич башка мәхлукка;

Олугълыкны сөя торган, чөя торган үзен күккә.


Борын тәхкыйрь итә торган иде бигрәк аякларны,

Диеп: «Сез бик түбән җирдә, ерасыз былчыракларны».


Борынның сахибе бер көн чыга яңгырлы көн юлга,

Каядыр ул бара, һич тә борылмый уңга һәм сулга.


Егылды ул кисәктән, чөнки баткактан аяк тайды,—

Тәкәббер зур борын бик шәп кенә баткакка капланды!

*Тәхкыйрь итү — кимсетү, хурлау.

*Сахиб — хуҗа.


Үтенеч

Яшь вакытта яшьнәдем, көчле вакытта күкрәдем;

Яшьнәмим дә, күкрәмим дә — утсыз инде күкрәгем!


Килде тоткынлык, түбәнләнде уемның куллары;

Хөр заман ак кул белән күкләрдә йолдыз чүпләдем.


Ак күгәрченне кулымнан алдылар, козгын биреп;

Ак кирәк дип, пакь кирәк дип, күпме күз яшь түкмәдем!..


Ул — түгел күңлем эшеннән, тик ялан кулның эше,

Кызмагыз бик, чыкса мәйданга басылган чүпләрем.


Бәрәңге вә гыйлем

И бәрәңге! Безгә килдең син ерак Амрикадан*;

Мәгърифәт! Син безгә килдең мондарак — Яурупадан.


И бәрәңге! Син күрендең әүвәле күрнешкә чит;

Шаулады, күргәч сине, барлык мужик: ул дип «җәдид!»


Ул бәрәңгене китергән дип бу җиргә дәһриләр

Һәм эчендә ул бәрәңгенең, имеш, дип зәһре бар.


И бәрәңге, күп әзаларга синең сабрың беләм,

Ташлады йолкып мужик халкы төбең-тамрың белән.


Ул бәрәңгене ашаучыны ора дип Алласы,

Син аталдың ул заман: «кяфер вә шәйтан алмасы!»


И бәрәңге! Инде шатлан, кичте баштан ул чагың;

Син, җиңеп, иттең мәкян инде мужикның корсагын.


Син кикертсәң, ул хәзер: «Әлхәмделилла!» — дип куя;

«Күп шөкер, — ди, — бу җимешне бирде Мәүла!» — дип куя.


Син, алып үрнәк сабырлы бу бәрәңгедән, гыйлем!

Аз гына нурландыра башла мужикларның миен!

* Дәһри — динсез.

*Зәһре (зәһәре) — агуы.

*Әза — җәбер.

*Мәкян — урын.

*Мәүла — Алла.


Кыйтга («Көчләремне мин кара көннәргә…»)

Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым,

Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым.


Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,

Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.


Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч — шул булды эш:

Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым.


Урланган мәгънә

(Төрекчәдән)

Нихәл, шагыйрь? Кәеф хушмы? — дидем шагыйрьгә беркөнне.

Кәеф юк, дуст, әле мин күп җәфа чиктем золымнан,— ди.


— Ни булды? Нишләделәр? Әйтче, шагыйрь, кемдер ул залим?

Яшермә инде миннән, кемлеген мин дә белеп калыйм.


— Менә шул: башка шагыйрьләр тынычлык бер дә бирмиләр,

Шигырь язганда, һәр юлга минем мәгънәне урлыйлар.


Алар урлап бетергәчдин минем шигъремдә ни мәгънә

Кала соң? — Калды инде барча әшгаремдә бимәгънә.


Бу шагыйрь дустны мин, мәзлум күреп, гаять тә кызгандым

Вә дәрхаль өстәл өстеннән моның әшгарен эзләндем.


Табып, мин шагыйремнең барча әшгарен карап бактым,

Укып чыктым: бөтенләй буш нәзым, тозсыз шигырь таптым.


Дидем: «Ай-һай, явызлар, нинди залим, уңмаганнар бит,

Моның шигърен алар, чынлап та, алган, урлаганнар бит!»

*Әшгар — шигырьләр.

*Бимәгънә — мәгънәсезлек.

*Мәзлум — җәбер күргән.

*Дәрхаль — шунда ук, шул ук вакытта.

*Нәзым — көйле әсәр.


Тәләһһеф

Мәлганәт, пычрак вә ялган берлә тулган безнең эч;

Бар начарлыктан, бозыклыктан гыйбарәт безнең эш.


Шаккатабыз тышкы зиннәтләр, киемнәргә карап;

Җан сатабыз әллә нинди вак «тиеннәргә» карап.


Керләнә өст-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк;

Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә — мунча, җанга — юк?!

*Тәлзһһеф — кайгыру, хәсрәтләнү.

*Мәлганәт — түбәнлек, явызлык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100