news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ковид белән авырганнан соң ис сизми башлаган кешеләргә ис тою сәләтен кайтарачаклар

news_top

Россия галимнәре, дөнья фәне тарихында беренчеләрдән булып, төрле авырулар вакытында ис сизү сәләтен югалтуга китерә торган молекуляр механизмны ачыклаган. Аерым алганда, бу – коронавируска һәм башка респиратор авыруларга, шулай ук нейродегенератив авыруларга кагыла. Бу хакта РЕН-ТВ яза.

COVID белән авыручыларның яртысы диярлек ис сизү сәләтен өлешчә яки тулысынча югалта. Бу патологияне дәвалау өчен универсаль ысул әлегә уйлап чыгарылмаган, дип хәбәр итә Известия.

Әмма Россия Фәннәр академиясенең цитология институты галимнәре ис сизү тойгысы бозылу фибриллогенез процессы белән бәйле булуын ачыклаган. Бу – одорант-бәйләүче аксымнарның коллаген җепселләренә әверелүе. Нәтиҗәдә ис сизү нейроннары тиешенчә эшли алмый, кеше ис сизми башлый.

Россия тикшеренүчеләренең казанышларын абруйлы Сell Death Discovery фәнни журналы билгеләп үткән.

Россия галимнәренең фәнни ачышы ис сизү функциясе бозылуны дәвалау өчен дарулар булдырырга мөмкинлек бирә. Бу – коронавирус кичергән кешеләргә ис сизү сәләтен кайтарырга ярдәм итәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар