Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Covid-19дан өйдә дәвалану күпмегә төшә?

«Интертат» аша баштан кичкән хәлемне сөйлисем килә: коронавирустан котылу бик тә кыйммәткә төшә, дип яза укучыбыз. Исемен чыгармауны үтенгән ханым гаиләсенең инфекцияне ничек кичерүе турында хат юллады.

news_top_970_100
Covid-19дан өйдә дәвалану күпмегә төшә?
Михаил Захаров фотосы

Хөрмәтле «Интертат» укучылары!

Бу хатым гыйбрәт булсын. Инстаграмдагы, ватсаптагы төркемнәрдә халык тилерә-тилерә коронавирус инфекциясеннән өйдә ничек дәваланулары турында яза. Сетевиклар өчен «урожай”ный чор, күпчелек халык теләсә кемгә ышана, медицинага гына түгел. Дару үләннәре, печән эчеп атналар буе ятучыларны ишеткән бар, әллә нинди халык медицинасы рецептлары чыкты. Ә сәламәтлек андый тәҗрибәләргә түзә микән соң? Шул хакта уйлап карагыз әле!

Инде хәзер бөтен сөйләшүебез коронавирус турында гына. Туганыңа шалтыратсаң да, танышың белән очрашсаң да, коллегалар белән дә таҗлы чир турында гына сөйләшәбез. Чирнең яшәү рәвешенә әвереләчәген әле моңарчы уйга да кертмәгән идек шул…

Менә күптән түгел Covid-19 безнең ишеккә дә шакыды.

Күптән түгел диюем дөрес үк булмас. Инде 2019 елның гыйнварында ук ирем белән идәндә тәгәри-тәгәри авырдык, балалар җиңел, ОРВИ сыман гына кичерде. Ул вакытта вирусны Казанның олимпиадалар уздыра торган үзәгендә ияртеп кайтканбыз дип уйлыйм. Кеше шыгрым йөри торган җир, сәгать саен 200әр бала һәм аларның ата-анасы кереп чыга. Яңа ел каникулларыннан чит илләрдә кызынып-каралып кайткан кешеләр дә бихисап күренде. Әле ул елларда Кытай һәм Вьетнамда ял итү иң арзанлы һәм иң кызыклы ял санала иде. Безнең телевизорлар ул вакытта Кытайда Covid-19 тапканнар, дип «сөйләде».

Беренче чирләү шул гыйнварда булгандыр, тәннең андый авыртуларын моңа хәтле күргән юк иде. Аллага шөкер, 5-6 көндә узып китте ул зәхмәт. Ә поликлиникадагылар: чит илгә бармагансыз икән, димәк, коронавирус түгел, дигән нәтиҗә ясады ул чакта.  

Менә тагын, күптән түгел, өебезгә 2021 елгы коронавирус та керде. Быелгы дулкынны авыррак диләр бит. Чыннан да шулай икән. Дүртенче чиратны уздыру өчен күбрәк көч, күбрәк акча кирәк икәнендә инандык. Иремдә башта 3-4 көн ОРВИ билгеләре белән генә башланган чир соңрак пневмониягә әйләнде. Аллага шөкер, үзем җиңелчә кичердем, балаларның температурасы күтәрелде.

Өйгә чакырткан табиб ПЦР анализ алып китте. Үпкәләрдә үзгәрешләр ишетмәгәч, иремә башта ОРВИ дәвалау өчен дарулар язды:

Витаминнар — 300 сум тирәсе;

Вируска каршы дару — 500 сум тирәсе;

Ютәлдән — 260 сум;

Борынга тамызу өчен — 325 сум;

Шулай итеп, беренчел этапта 1385 сумлык дарулар алдык.

Дүрт көннән соң иптәшем ютәлли башлады, 5-6 көннән соң безнең өйдә таҗлы вирус икәне ачыкланды. Карап торышка ирем авырган кешегә охшамаса да, күңел тынычлыгы өчен дип, компьютер томографиясе ясатырга булдык. 3950 сумга төшкән тикшеренү иремнең үпкәсендә җиңелчә, вируслы пневмония күрсәтте.

Бу юлы табиб белән үпкә чирен дәваларга тотындык:

Витаминнар: 300 сум тирәсе (бар иде);

Вируска каршы дару — 10 920 (5460 сумлык *2 савыт кирәк);

Кан саеклау өчен — 3 830 сум;

Ингаляция ясау өчен — 942 сум;

Ингалятор — даруны парга әйләндерә торган аппаратны заманында 2700 сумга алган идем.

Бу юлы дарулар гына 15 992 сумга төште. Ингаляция аппарты хәзер — сорау күп заманда күпме торадыр, булмаган кешеләрнең чегына ул да өстәлә.

Нәтиҗәдә, компьютер томографиясе бәясен санап, ике врач язган рецепт буенча 21 027 сумлык дарулар алдык (әле моңа ингаляция аппараты бәясе керми). Шулай ук әлеге суммада калган гаилә әгъзаларына профилактика өчен алган, температура төшерә торган дарулар саналмый.

Дөрес, Казан буйлап даруларның арзанрак аналогларын да эзләргә була иде. Закон буенча, вирус белән көрәшә торган кыйммәтле даруларны да дәүләт бирергә тиеш (безгә кирәк вакытта ул даруларга безнең чират җитмәде). Эпидемия вакытында, сәламәтлеккә шундый куркыныч янаганда акча санап ятасыңмыни инде? Өй каршындагы аптекадан, иң югары процентлы ташлама ясый торган карта белән, булган даруларны кереп алдык.

Боларның бөтенесен уйлыйм да исем китә. Алла сакласын да, медицина хезмәткәрләре ташламасын! Берәүне дә читләтеп узмаска охшаган бу зәхмәт, исән булыйк, тату торыйк. Баш белән уйларга, табибларны тыңларга кирәк, дим хәзер.

Ә бушлай прививка ясату күпкә арзангарак төшә икән шул. Бик күпкә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100