Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Covid-19 белән моның кадәр авыручы балалар булганы юк иде»

Моның кадәр балалар һәм яшүсмерләрнең хастаханәләрдә берьюлы дәваланганы әлегә кадәр булмаган.

news_top_970_100
«Covid-19 белән моның кадәр авыручы балалар булганы юк иде»
Салават Камалетдинов

Республика балалар клиник хастаханәсендә бүген коронавирустан йөздән артык бала дәвалана. Соңгы тәүлектә тагын йөзләп яшь татарстанлы инфекция эләктергән. Балалар һәм яшүсмерләрнең чирне ничек кичерүләре һәм әти-әниләргә Covid-19 билгеләре турында нәрсәләр белеп торырга кирәклеген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстанның баш педиатры Светлана Сенек сөйләде.

Республика балалар клиник хастаханәсендә Covid-19 вирусыннан йөздән артык бала дәвалана

Covid-19 белән көрәш буенча Оператив штаб статистикасы күрсәткәнчә, Татарстанда бүген генә дә инфекцияне 848 татарстанлы йоктырган, аларның 94е балалар.

Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсендә яңа коронавирус инфекциясе белән хәзергә йөздән артык бәләкәй пациент көрәшә.

«Хәлләре уртача булган балалар да, авыр хәлдәгеләре дә бар. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының методик рекомендацияләре буенча, авыруны җиңелрәк кичерүче бер яшьтән өлкәнрәк балалар амбулатор дәвалана», — дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш педиатры, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибының дәвалау эше буенча урынбасары Светлана Сенек.

Хәзерге вакытта үпкәләре ясалма җилләтү аппаратында булган балалар юк.

Covid-госпитальгә нигездә бер яшькә кадәрге балалар эләгә. Шулай ук ДЦП, шикәр диабеты, артык гәүдә авырлыгы кебек патологияләре булган балалар һәм яшүсмерләрне дә бирегә алып киләләр.

Балада Covid-19 булуын әти-әниләргә ничек белергә? 

Светлана Сенек баланың коронавирус белән авыруын күрсәтүче иң еш билге — югары температура дип билгеләп үтте. Ул берничә көн буена төшми. Ләкин кайбер нарасыйларда коронавирус катараль билгеләр — томау, тамак авырту һәм ара-тирә укшыту белән башланырга мөмкин — билгеләр төрлечә була ала.

Республиканың баш педиатры баланың Covid-19 белән авыруын белми калмас өчен, әти-әниләрнең нәрсәгә игътибар итәргә тиешлеген сөйләде. 

«Ике-өч көн буена төшмәсә, югары температура булса, мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кагыйдә буларак, әти-әниләр инде температураның беренче көнендә үк мөрәҗәгать итә. Гадәттә бала үзе генә авырмый бит, бөтен гаилә авырый. Әгәр дә бер яшькә кадәрге сабыйлар турында әйтсәк, башта олылар авырый башлый, аннары бала. Ә инде сүз зуррак балалар турында икән, гадәттә алар инфекцияне мәктәптән өйгә алып кайта», — диде табиб.

Балаларда температура, хәлсезлек башлана, олыракларда томау ише катараль билгеләр барлыкка килергә мөмкин.

Сабыйны коронавирустан ничек сакларга?

Татарстанның баш балалар табибы балаларны куркыныч инфекциядән саклап калу өчен рекомендацияләр бирде.

«Иң төп рекомендация — вакцина ясату. Олылар өчен ул мәҗбүри һәм әһәмиятле. Кагыйдә буларак, вакцинасы булган кешеләрдә чир җиңелрәк уза. Температура күтәрелергә мөмкин, кемнәрдәдер хәтта температура да булмый, бары томау гына», — дип үз фикерен уртаклашты доктор.

Прививкасы булганнарда авыру билгеләре бер-ике көннән юкка чыга.

«12 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар турында әйтсәк, бүген Татарстанда, Россия Федерациясендәге кебек үк, инде вакцинацияләү башланды. Пубертант чордагы балалар — яшүсмерләр өчен бу чир шактый ук куркыныч, чөнки аларда гормональ үзгәрешләр этабы бара, шунлыктан алар чирне авыррак кичерә һәм аның ничек узасын фаразлавы да кыен. Вакцина ясатырга мөмкинлек бар икән, без үзебезнең яшүсмерләребезгә прививка кадатырга тиеш», — диде Светлана Сенек.

Балалар арасында авыручылар саны алга таба да артачакмы — билгесез…

Әлегә Татарстан Республика балалар клиник хастаханәсендә нәтиҗәләр ясый һәм алда ни буласын әйтә алмыйлар. Балалар арасында авыручылар саны киләчәктә дә артачакмы яисә әкренләп кенә кимүгә таба барачакмы икәнен әлегә беркем дә белми. Ә менә моның кадәр балалар һәм яшүсмерләрнең хастаханәләрдә берьюлы дәваланганы булмаганын табиблар раслый.

«Эпидемия барган ике ел эчендә бүген без балалар арасында авыручылар санының иң югары ноктасына җиттек», — дип йомгаклады сүзен табиб. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100