Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

COVID-19 белән авырып, үпкәләре тулысынча зарарланган йөкле хатын сәламәт бала тапкан

Авыру хатын ике ай буена реанимациядә яткан. Аннары уянгач, аңа баласының фотосын күрсәткәннәр.

news_top_970_100
COVID-19 белән авырып, үпкәләре тулысынча зарарланган йөкле хатын сәламәт бала тапкан
https://pixabay.com

Иркутск өлкәсендә үпкәләре 100 процент — тулысынча зарарланган йөкле хатынны табиблар коткарган. Ул коронавирус ияртеп авырган. Хатын сау-сәламәт бала тудырган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Авыру хатын ике ай диярлек перинаталь үзәкнең реанимациясендә дәвалана. Шул вакытта табиблар кесарев кисеме ясап, баланы дөньяга китерә. Дәвалау вакытында баланы анасыннан аералар. Кыз бала җитлекмичә туган.

Сигез айлык авыры булган хатын температурасы күтәрелгәч, табибларга мөрәҗәгать иткән. «Температурам 38гә күтәрелде. Өч көн үзем дәваланып карадым. Ләкин булдыра алмавымны аңладым. Хастаханәгә мөрәҗәгать иттем. Сулыш алу кыенлашты, авыр һәм куркыныч иде. Куркуны басарга тырыштым», — дип сөйли бу хатын.

Авыру хатын карынындагы балага кислород җитми башлый. Чөнки аның анасының үпкәләре тулысынча зарарланып бетә. Кесарев кисеме ясап, баланы алгач, хатынның хәле тагын да начарлана, аны ИВЛга тоташтыралар. Хатын 51 көн реанимациядә була. Аны дарулар белән йоклатып торалар. Аннары уянгач, баласының фотосын күрсәтеп сөендерәләр, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100