Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

COVID-19 белән авыручының үләр алдыннан әйткән сүзләре туганнарының җанын әрнеткән

40 яшьлек ир-ат ясалма комага җибәрмәскә үтенгән булган, аннары ул аңына килмичә үлеп киткән.

news_top_970_100
COVID-19 белән авыручының үләр алдыннан әйткән сүзләре туганнарының җанын әрнеткән
Владимир Васильев

Бөек Британиядә COVID-19 авыруыннан үлеп баручы ир-ат үзен кома халәтенә кертмәскә үтенгән. Бу турыда The Daily Mail басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Леон Боуз исемле ир-атка 40 яшь була. Аның бергә яши торган хатыны Никола Дженнисонга 38 яшь. Ир белән хатын ноябрь башында коронавирус йоктыралар һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимына күчәләр. 

Дженнисон сүзләренчә, аның бергә яши торган ире беркайчан да сәламәтлегенә зарланмаган, ул эчми һәм тартмый. Башта Боузда инфекция симптомнары да булмый, аннары аның хәле начарлана һәм Боузны хастаханәгә салалар.

Боузны үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтыралар, ул дүрт атна реанимациядә ята. Шушы вакыт эчендә аңа ике тапкыр пневмония диагнозы куялар, ирнең бөерләре дә эшләүдән туктый башлый. Табиблар бу ир-атның терелү ихтималын 1 процент дип бәяли.

«Аның соңгы сүзләре мондый иде: „Мине йоклатма, мин уяна алмыйм“. Бу сүзләрне ишетү җанны әрнетте», — дип искә ала Дженнисон.

Шулай да Боузны комага җибәрәләр һәм ул аңына килмичә, 13 декабрьдә вафат була. 

Дженнисон бу хәлнең сәбәбен дә үзе дә аңламый. «Ул беркайчан да эчмәде, тәмәке тартмады, беркая чыгып йөрмәде. Һәрвакыт сак булды, хәзер ул юк инде», — дип сөйли бу хатын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100