Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Covid-19 белән авыручыларның төп хатасы нидә?

Коронавирусны өйдә дә дәваларга була, тик һич тә үзеңне үзең дәвалап маташырга ярамый.

news_top_970_100
Covid-19 белән авыручыларның төп хатасы нидә?
Михаил Захаров

Коронавирусның катлаулы формасы белән авыручыларның төп хатасы билгеле. Бу турыда Гамалея үзәгенең латент инфекцияләр микробиологиясе бүлеге башлыгы Виктор Зуевка сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

«Сез хәлсезләнә башласагыз яки поликлиникага бара алмасагыз, табибны өйгә чакырыгыз, аның сүзләрен тыңлагыз. Үзешчәнлек белән беркайчан да шөгыльләнергә ярамый. Бу — авыручы кешенең иң төп хатасы», — ди ул.

Фәнни-тикшеренү үзәге профессоры Анатолий Альштейн сүзләренчә, коронавируслы инфекцияне өйдә дә дәвалап була. Симптомсыз яки җиңел формалар булган очракта бигрәк тә.

«Коронавируслы инфекциянең күпчелек очракларын өй шартларында дәвалау яхшырак. Бу вакытта изоляцияне һәм тиешле дарулар эчүне тәэмин итәргә кирәк. Бары тик катлаулы формалар гына хастаханәдә дәвалана», — ди белгеч. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100