news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

COVID-19 белән авыручы бала мәктәпкә йөргән өчен шәфкать туташына штраф салганнар

Башкортстанда 11 сыйныфта укучы кызның коронавирус белән авыруы лаборатория тикшерүе белән расланган.

news_top
COVID-19 белән авыручы бала мәктәпкә йөргән өчен шәфкать туташына штраф салганнар
https://pixabay.com

Башкортстанның Хәйбуллин районында мәктәптә эшләүче шәфкать туташына санитар-эпидемиология өлкәсендә иминлек кагыйдәләрен бозган өчен штраф салганнар. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Акъяр авылы мәктәбендә 11 сыйныфта укучы кыз балада вируслы инфекция билгеләре була. Шул килеш ул берничә көн мәктәпкә килә. Укучыны дәресләргә кертәләр, аны изоляцияләмиләр.

Зилаер районара суды белешмәсе буенча, медицина хезмәткәре укучы кызга карата медицина күзәтүен оештырмый. Балада коронавирус инфекциясе булу турында лабораториядә расланган мәгълүмат та инфекцияле авырулар хисабы журналында булмый. Журнал тегелмәгән, номерланмаган, медицина хезмәткәре алдагы еллар өчен журналны да күрсәтмәгән.

Моннан тыш, кулларны зарарсызландыру өчен файдаланыла торган антисептик чараларының дәүләт регистрациясе дә булмый. Мәктәптә балаларны ашатуны оештыруны эпидемиологик яктан тикшергәндә алдагы көндә үрнәк алынмавы да ачыклана.

Роспотребнадзорның территориаль бүлеге медикка карата административ хокук бозу турында беркетмә төзи. Суд медицина хезмәткәрен гаепле дип таба һәм аңа 7500 сум штраф салалар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар