COVID-19 белән авырганнан соң терелергә ярдәм итә торган ризыклар исемлеге
Реабилитация уңышлы булсын өчен иммунитетны ныгыта торган туклану таләп ителә.
Британия галимнәре ачыклаганча, COVID-19 белән авырганнан соң иммунитетка йогынты ясый торган туклану кирәк. Алар савыгуны тизләтә торган азык-төлек исемлеген төзегән. Бу турыда РИА Новости агентлыгы BMJ Nutrition, Prevention and Health журналына сылтама белән хәбәр итте.
Реабилитацияне яхшырту өчен тәкъдим ителә торган ризыклар исемлегенә С, D витаминнарына һәм цинкка бай азык-төлек керә.
- С витаминына бай ризыклар — брокколи, кара карлыган;
- цинкка бай ризыклар — краблы консервалар, креветкалар, кузаклылар һәм пешкән йомырка;
- D витаминын — азык-төлеккә кушылма сыйфатында көненә 50 микрограммга кадәр.
С витамины сулыш алу системасын ныгыта, патогеннар керүне чикли, аларның сулыш юлларына түбәнгә төшеп китүен тоткарлый. Бу исә пневмония булдырмаска ярдәм итә.
D витамины — көчле иммунорегулятор. Ул респиратор инфекцияләр вакытында саклагыч функцияне башкара.
Цинк — иммунитетны эшләтеп җибәрә торган сигнал элементы булып тора.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, мондый диета реабилитация вакытын кыскарта, савыгуны тизләтә.
Астма, үпкәдә хроник авырулар, шикәр авыруы, йөрәк-кан тамырлары авырулары, иммунитет белән проблемалары булган кешеләргә һичшиксез табиб белән киңәшү кирәк, диелә хәбәрдә.