Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

COVID-19 белән авырганда канда шикәр микъдары артса нишләргә?

Канда шикәр микъдары артуны «узар әле» дип көтәргә ярамый.

news_top_970_100
COVID-19 белән авырганда канда шикәр микъдары артса нишләргә?
Александр Эшкинин

Коронавирус белән авырганда канда шикәр микъдары арту диабет авыруы турында кисәтергә мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты, РКБның терапия клиникасы җитәкчесе Диана Габделганиева сөйләгән.

«Коронавирус шикәр диабеты китереп чыгарырга яки инфекциягә кадәр билгеле булмаган яшерен шикәр авыруын күрсәтергә мөмкин», — ди табиб.

Әгәр шикәр микъдары норма саннарыннан югарырак булса, холестерин да артса, аны тикшереп, дәвалау билгеләргә кирәк.

Анализ начар булса — аны тикшерергә кирәк, участок табибына мөрәҗәгать итү хәерле.

«Кирәк булса, шикәр диабетына шик туса, пациентны эндокринологка җибәрәләр, аны күзәтәләр һәм дәвалау билгелиләр. Шикәр микъдары артуны санга сукмыйча, „узар әле“ дип йөрергә ярамый», — ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100