Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

COVID-19 белән авырган яшь кыз бөтен исне сасы итеп тоя башлаган

«Ул сасыган йомырка, черегән ит һәм балык, юынтык сулар исе бергә катнашкан кебек», — ди бу кыз.

news_top_970_100
COVID-19 белән авырган яшь кыз бөтен исне сасы итеп тоя башлаган
pixabay.com/ru

Төньяк Уэльста яшәүче Джеймелуиза Хадспит исемле кыз былтыр декабрьдә коронавирус белән авырган. Терелгәч, ул исләрне бөтенләй икенче төрле итеп сизә башлаган. Бу турыда Mirror басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Башта ул моны үзе дә аңламый. Өйдә сасы ис бар дип белеп, гел җыештыра. Ләкин соңрак бу ис супермаркетта да, урамда эт белән йөргәндә дә тоелуын аңлап ала.

Шулай итеп бу кыз паросмия — исләрне дөрес сизми торган чир белән интегүен ачыклый.

«Мин бу коточкыч исне сизә башладым. Мин аны тасвирлый да алмыйм. Ул сасыган йомырка, черегән ит һәм балык, юынтык сулар исе бергә катнашкан кебек», — ди бу кыз.

Нейрофизиолог Александр Бутик COVID-19 белән авырганнан соң, ис һәм тәм тоюны яңарту өчен киңәшләр биргән. Ул көненә берничә тапкыр 20 секунд дәвамында төрле исләрне иснәп карарга кирәк дип саный. Бу көчле ароматлар — канәфер, сарымсак, кардамон, корица кебек исләр. Алар тиешле органнарны активрак эшләргә мәҗбүр итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100