Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

COVID-19 белән авырган кешеләр өчен сулыш гимнастикасы уйлап тапканнар - видео

Мондый гимнастиканы авыручылар да, сәламәт кешеләр профилактика өчен дә ясый ала.

news_top_970_100
COVID-19 белән авырган кешеләр өчен сулыш гимнастикасы уйлап тапканнар - видео
Салават Камалетдинов

COVID-19 белән авырып терелгән кешеләр реабилитация узарга тиеш. Ул берничә ай дәвам итәргә мөмкин. Бу вакытта дөрес туклану, психотерапия һәм сулыш гимнастика ясарга кирәк. Красноярск табиблары коронавирустан терелүчеләр өчен махсус гимнастика уйлап тапкан. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

Видеометодичка авыручылар өчен дә, профилактика өчен дә файдалы.

Коронавирус белән очрашкан кешеләр дөрес итеп сулыш алырга тиеш. Красноярск өлкәсенең штаттан тыш баш реабилитологы Семен Прокопенко сүзләренчә, сулыш алганда корсак җиңелчә генә зураерга тиеш, сулышны кире чыгарганда исә киресенчә була. Мондый гимнастиканы көненә берничә тапкыр эшләргә кирәк.

Красноярск реабилитологлары видеометодичкага нигез итеп диафрагмаль сулыш алуны кулланган. Вокал белән шөгыльләнүчеләр барысы да бу күнегүне белә. Сулыш алу һәм һаваны кире чыгаруны үпкәләргә файдалы итеп башкарырга кирәк. Табиблар бу ысул белән 120ләп кешене дәвалаган инде. Хәзер алар бу турыда тагын да күбрәк кеше белүен тели. Күнегүләрне түбәндәге сылтама буенча карап була.

Сәламәт кеше үпкәләрен бик гади ысул белән тикшерә ала. Гадәти һава шарын бер сулыш алуда өреп тутырып карарга кирәк. Ләкин коронавирус белән авыручыларга моны һич ясарга ярамый! Бу — зыянлы булуы бар.

Пандемия вакытында сулыш алу тренировкалары фитнес кебек популярлашты. Яз көне язучы Джоан Роулинг та сулыш гимнастикасы белән савыгуын сөйләде.

Бу ысул белән гимнастика ясый башлаганчы, дәвалый торган табибыгыз белән киңәшегез, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100