Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

COVID-19 белән авырган өч яшьлек балага инсульт булган

Сабый уң кулы белән берни эшләми, сөйләшүе аңлашылмый башлагач, әти-әнисе коронавируска тест тапшыра.

news_top_970_100
COVID-19 белән авырган өч яшьлек балага инсульт булган
https://pixabay.com

АКШта яшәүче өч яшьлек Кольт Пэррис коронавирус белән авырган һәм аннары балага инсульт булган. Бу турыда Mirror басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Нәни Кольтның сөйләшүе аңлашылмый, бала уң кулы белән берни эшләми башлагач, әти белән әни кеше борчыла. 

Балага коронавируска тест ясыйлар. Ул тискәре нәтиҗә күрсәтә. Ләкин табиблар баланың авыруын чамалый, аны медицина үзәгенә җибәрәләр. Биредә балада коронавируска антитәнчекләр булуын ачыклыйлар. Аннары тикшерә торгач, баланың баш миендә тромб табыла, ул инсульттан соң барлыкка килгән. Бу кислород җитмәгәндә була торган күренеш.

Балага операция ясыйлар. Табиб сүзләренчә, инсульт коронавирус аркасында килеп чыгу ихтималы бик зур. Ул шулай ук COVID-19 белән авыручыларның канында тромблар хасил булу очраклары артуын да әйтә.

Табиблар баланың башындагы кан төерен алалар, хәзер сабый сәламәтләнергә тиеш инде. Аны дәвалау дәвам итә.

Баласы коронавирус белән авырган әти-әниләргә сабыйларның сөйләмен һәм хәрәкәтләнүен күзәтеп торырга киңәш итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100