Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Covid-19 авыруының ялган симптомнары

Коронавирус инфекциясенең кайбер билгеләре ОРВИ кебек үк булырга да мөмкин.

news_top_970_100
Covid-19 авыруының ялган симптомнары
https://pixabay.com

Кешеләр коронавирус дип уйлап ялгыша торган кайсыбер симптомнар ачыкланды. ОРВИның теләсә кайсы билгесен коронавирус дип уйлап ялгышып була. Бу турыда Sputnik радиосы табиб-инфекционист Сергей Вознесенскийга сылтама белән хәбәр итте.

Табиб аңлатканча, ОРВИ, шул исәптән коронавирус вакытында да, сулыш алу системасының билгеле бер бүлегенә зыян килә. Коронавирус инфекциясе вакытында, кагыйдә буларак, борын куышлыгы һәм үпкәләргә зыян килә. «Шулай да бугазга, трахеяга зыян килгәндә тамак авырту, тамак кыру, йөткерү дә очрый», — ди белгеч.

Сулыш алу системасының кайсыдыр бер бүлегенә зыян килү — бөтен ОРВИга хас булган ике билгенең берсе. Икенчесе — интоксикация. Ул баш авырту, тән сызлау, температура арту белән беленә.

Ләкин бу билгеләр теләсә кайсы башка инфекция вакытында да булырга мөмкин. Шуңа күрә Covid-19 вакытында билгеләр аерылмый диярлек. Диагноз кую өчен лаборатория тикшеренүе кирәк.

Шулай ук артык борчылуны — сау-сәламәт кешеләр авыру симптомнарын кичергән кебек булу халәтен дә ялган коронавирус билгесе дип карарга була, диелә РИА Новости хәбәрендә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100