Итле гөбәдия рецепты

"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы – 2014" республика бәйгесендә "Хатын-кыз – бизнес-леди" номинациясе җиңүчесе, эшмәкәр ханым Миләүшә Зариповадан итле гөбәдия рецептын тәкъдим итәбез.
Камыр өчен: 0,5 стакан үсемлек мае, 1 стакан су, тоз һәм шикәр комы. Йомшаграк итеп камыр басарга һәм 20-30 минутка салкын урынга куярга.

Эчлек өчен: корт, дөге, йөзем, иттарткычтан чыгарылган ит, йомырка, 250 грамм атланмай, тоз, шикәр комы.

600 мл су кайнатырга, дөге һәм тоз салып якынча 14 минут минут бүрттерергә. Саркатырга һәм юарга. 

Йөземне чистартырга, юарга һәм сыер маенда бераз пешереп алырга.

Йомырканы пешерергә, чистартырга һәм эре угычтан уарга. Кортны 10 грамм шикәр комы белән болгатырга.

Камырны ике өлешкә бүләргә. Майланган табага җәяргә. Эчлекне катлап салырга:
1 кат корт;
2 кат иттарткычтан чыгарылган ит;
3 кат дөге;
4 кат йөзем;
5 кат йомырка һәм атланмай.

Икенче кисәк камырны җәеп өстенә куеп, бөреп куярга. 200 градуска кадәр кызган  газ мичендә 45 минут пешергә кирәк.