Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә ясалган сыр рецепты

Анкарада яшәүче төрек милләте вәкиле Ләвәнт Булут өй шартларында ясалган сыр рецептын сөйләде.

news_top_970_100
Өйдә ясалган сыр рецепты
Ләвәнт Булут

Кирәкле ингредиентлар: 3 килограмм сөт, 3 аш кашыгы алма яисә йөзем уксусы, кирәккәнчә тоз.

3 килограмм сөтне кайнатып чыгарабыз һәм 10 минут дәвамында каты утта тотабыз. Аннан соң 3 аш кашыгы уксус өстибез. Шунысын да искәртик, йөзем уксусы булса, тәмлерәк була. Сөт аска утырганчы ярты сәгать болгатабыз.

Алга таба сөзәбез, ләкин сөзелгән суны түкмәгез. Әлеге су күп нәрсә өчен кирәкле һәм файдалы. Аны бездә "сыр асты суе - peynir altı suyu" дип атыйлар. Камыр рызыкларына куша аласыз, эчә аласыз яисә чәч юа аласыз.

Сөзгәннән соң, сырны формага салабыз һәм үзегез теләгәнчә тоз кушасыз. Әгәр өч көн дәвамында ашап бетерсәгез, тозламасагыз да була. Тозлау озаграк саклансын өчен кирәк. Ахырдан сыр өстенә авыр әйбер куярга яисә аны банкага салырга мөмкин.

Соңыннан сырны кисеп, табынга куябыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100