Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Казан» пылавы рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан «Казан» пылавы рецепты тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
«Казан» пылавы рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: ит – 200 г, дөге – 65 г, сары май – 30 г, башлы суган – 25 г, кишер – 20 г, кипкән җиләк-җимеш – 30 г, шулпа, сарымсак, тәменчә тоз, борыч.

Эш барышы: Дөгене салкын суда берничә тапкыр юабыз. Тирән булмаган казанда сары май яки туң май эретеп, шуңа вак шакмаклап яисә озынча итеп туралган ит салып кыздырабыз, аның өстенә түгәрәкләп туралган кишер һәм вак итеп туралган башлы суган, кипкән җиләк-җимеш (йөзем, караҗимеш, өрек), тоз, борыч салабыз.

Шулар өстенә юылган дөге салып, бераз шулпа өстәп (дөгедән ике бармак калынлыгы өстәрәк булырга тиеш), болгатмыйча гына, сүрән утта 1–1,5 сәгать пешерәбез. Пешеп чыгар алдыннан, пылау өстенә бер баш сарымсак куябыз.

Әзер пылауны зур тәлинкәгә салып яисә һәр кешегә кечкенә тәлинкәдә аерым да бирергә мөмкин. 

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100