Айсылу Габдинованың әнисеннән брокколидан салат рецепты

Җырчының әнисе Зилә ханым 15 минутта ясала торган һәм үзе яраткан салатның рецепты белән уртаклаша.

Салат өчен: 500-600 грамм брокколи кәбестәсе, 2 яңа өзелгән помидор, 2 кызыл суган, 1 аш кашыгы аш серкәсе, 1 бал кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае.

Брокколиның катырылганын да кулланырга мөмкин. Аны бүлгәләргә, тозлы суда 4 минут пешереп алырга. Суын саркытырга.

Суганны ярымбоҗралап турарга, шикәр комы, аш серкәсе салып маринадларга. Помидорларны эре итеп турарга.

Барлык ингредиентларны бергә салырга һәм, болгатырга. Салат 15 минутта әзер дә була.