Айсылу Габдиновадан 10 минутта ясала торган торт рецепты

Бу тортны пешерергә кирәкми.

Ингредиентлар: кибет печеньесы, 200 грамм 30 процентлы сөт өсте (сливки), 100 мл сөт, 2 банан, 100 грамм шикәр комы, бизәү өчен - какао.

Крем өчен: сөт өсте һәм шикәр оны.

Кремне куерганчы миксер белән болгатырга кирәк.

Савытка крем җәяргә, сөткә манып алынган печенье, тагын крем, телемләп киселгән банан төзеп чыгарга. Шул тәртиптә өч тапкыр кабатларга.

Тортның өстен какао белән бизәргә һәм 3 сәгатькә суыткычка куярга.

«Бик тиз һәм тәмле, дип яза җырчы.