Ландыш Нигъмәтҗановадан абрикос белән әфлисун кайнатмасы рецепты | intertat.tatar

Ландыш Нигъмәтҗановадан абрикос белән әфлисун кайнатмасы рецепты

Иң мөһиме әфлисун белән лимонның төше кермәсен, ул керсә ачысы керә дигән сүз.

Кайнатма өчен 2 кг абрикос, 750 грамм әфлисун (4 данә), 1 лимон, 1 кг шикәр комы кирәк булачак.

Бөтенесен юып, кисеп (кабыгы белән) иттарткычтан чыгарырга.

Вареньеның шикәре эреп беткәнче болгатырга, ягъни узганда-барганда болгатып китәргә.

Иң мөһиме әфлисун белән лимонның төше кермәсен, ул керсә ачысы керә дигән сүз.

«Бик тәмле кайнатма булачак», — дип язган җырчы.