Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Майда пешкән итле-бәрәңгеле пәрәмәч рецепты

Бу камырдан «Казан кабартмасы» да пешерергә мөмкин.

news_top_970_100
Майда пешкән итле-бәрәңгеле пәрәмәч рецепты
Гөлүзә Василова

Камыр өчен: 1 литр кайнаган су, 30 грамм «Люкс» чүпрәсе, 1 йомырка, 100 грамм атланмай яки маргарин, 15 грамм тоз, 100 грамм шикәр комы, 1,8 кг он.

Бу порциядән фотодагы кадәр шарчык чыкты. Азрак пешерергә теләүчеләр ярты порция ясый ала

Камырны басарга һәм 60 -100 грамм чамасы шарчыклар ясап кунага тезәргә, өстен тастымал яки пакет белән каплап куярга.

«Казан кабартмасы» өчен 100 граммлы, ә эчлекле пәрәмәчләр өчен 60 граммлы шарчыклар ясадым.

Эчлек өчен: бәрәңге боламыгы һәм әзер фарш (угычтан уылган суган, тоз, борыч).

Бераз кабарган шарчыкны кул белән генә җәяргә, бер кашык боламык, өстенә бер кашык фарш салырга. Пәрәмәчнең кырыйларын җыеп, бөгеп куярга һәм кул белән баскалап алырга. Шул рәвешле ясалган пәрәмәчләрнең өстенә ябып кабартып алырга.

Алар кабарган арада кызган майда (үсемлек маена бераз гына туң май салдым) «Казан кабартмасы» пешереп алырга була. Кабартмаларның «ак билбавы» булсын өчен май камырның яртысыннан азын гына капларлык булырга тиеш.

Кабартманың һәм пәрәмәчләрнең артык мае сеңсен өчен кәгазь сөлгегә (салфеткага) тезәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100