Зөлфирә Шәйдуллинадан манты камыры | intertat.tatar

Зөлфирә Шәйдуллинадан манты камыры

«Мондый камыр тишелми, ябышмый, бик куп чыга», дип яза җырчы

Манты камыры өчен: 1 йомырка, 1 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы майонез, 1,5 стакан кайнап суынган су, чама белән он.

Онны савытка бушатабыз, урталык ясап шунда йомырка, майонез һәм тозны салабыз. Кырыйдан оннарны экренләп алып болгата башлыйбыз. Болгаткан вакытта экренләп булган суны кушабыз. Онны кулга ябышмаслык итеп салырга кирәк.

Эчлек гадәттәгечә: ит, суган, бәрәңге, тәмләткечләр.