"Төлкекәй" салаты

Минем яраткан салатларымның берсе "Төлкекәй", нәкь менә кафедагыча килеп чыга ул. 
Салат өчен: пешкән тавык түше, тозлы кыяр, корейча кишер, сыр, укроп, майонез, сарымсак.

Барлык ингредиентларны да саламлап турарга, сырны һәм сарымсакны вак угычтан уарга кирәк. Аннары майонез салып, болгатырга.

Тәмле булсын!