Резидә Хөсәеновадан майда кызган пәрәмәч рецепты | intertat.tatar

Резидә Хөсәеновадан майда кызган пәрәмәч рецепты

Аш-су остасы артистлар һәм журналистлар өчен остаханә үткәргән.

Пәрәмәч камыры өчен: 0,5 литр сөт, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз, 25 грамм чүпрә, 50 грамм сыек май, он.

Эчлек өчен: сыер ите фаршы, суган,тоз, борыч.

Камыр изәргә һәм ярты сәгать җылы урында тотарга. Аннары пәрәмәчләр ясарга һәм майда ике ягын да кыздырып алырга.