Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Киев» торты рецепты

Сарманда яшәүче Резидә Фәйзуллинадан яшь чактан яраткан торты рецептын тәкъдим итәбез

news_top_970_100
«Киев» торты рецепты
Резидә Фәйзуллина

«Киев» торты камыры өчен: 8 йомырка агы, 200 грамм шикәр комы, 1 кап ванилин, 200 грамм чикләвек, чама белән 60 грамм он.

Үзегез яраткан чикләвекне сайлый аласыз. Чикләвекләрне җиңелчә генә кыздырып алырга, суынгач, пакетка салып, агач чүкеч белән бик вак итмичә генә вакларга (он хәленә китерәсе түгел) һәм он белән бутап куярга.

Йомырка акларын башта әзрәк күпертергә, аннары гына шикәр комы, ванилин салып, яхшылап күпертергә. Шушы күперткән массага чикләвекле массаны кушырга һәм сак кына, астан өскә таба хәрәкәтләр ясап, яхшылап болгатырга.

Массаны икегә бүлеп, пергамент кәгазьгә калак белән тигезләп җәеп, артык кызу булмаган духовкада сәгать ярым киптерергә. Рецептында, башта 150°та ярты сәгать пешерәсе, аннары 110°та бер сәгать киптерәсе, диелгән.

«Шарлотт» кремы өчен: 1 йомырка, 150 мл сөт, 220 грамм шикәр комы, бер кап ванилин.

Ингредиентларны кушып, болгата-болгата, газ өстендә кайнап чыгар дәрәҗәгә җиткәнче пешерергә, ләкин кайнатып чыгарырга кирәкми, сүндерергә, суытырга. 250 грамм йомшак атланмайны миксер белән агарганчы күпертергә һәм кремны кушып яхшылап болгатырга.

Тортны җыярга. Иң өске катка җәю өчен калган кремга 10 грамм какао, ярты чәй калагы кофе (уып) салырга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100