news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бройлер тавыкны бөтен килеш пешерү рецепты

Шәхси хуҗалыкта үскән бройлер тавыкның ите катырак була, шуңа күрә аны «рукав» эчендә пешерергә кирәк.

news_top
Бройлер тавыкны бөтен килеш пешерү рецепты
Гөлүзә Василова

Бөтен тавыкны эчен һәм тышын тоз, борыч белән ышкырга, майонез һәм аджика сыларга мөмкин. Итнең үз тәме булсын өчен башка тәмләткечләр салмыйм. Әгәр сез базилик, хмели-сенули, тавык өчен тәмләткечләр яратасыз икән, рәхим итеп сала аласыз.

Тавыкны «рукавка» тыгарга һәм 1,5-2 сәгать 180 градуска кадәр кызган духовкада пешерергә. Тавык янына һәм эченә бәрәңге дә турап салырга мөмкин. Әгәр сез тавыкның катырак кызганын яратасыз икән, пешеп чыгарга 10 минут кала, «рукав»ны урталай кисеп, янә 10 минутка духовкага куя аласыз. Ә болай тавык рукав эчендә килеш тә яхшы кызара.

Матур итеп бизәп, кунакка «кыстырып» барырга да бик шәп булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар