Сусыл ит рецепты

Сусыл итеп ит әзерләү рецептын инстаграмда журналист Лилия Локманова бүлешкән.
Итне җебетеп, юганнан соң, тоз, борыч, суган, сарымсак, тимьян ботагы, 3-4 кашык соя соусы, 4-5 аш кашыгы каймак, бераз зәйтүн мае салып, әйбәтләп болгатабыз да, 5-6 сәг суыткычка куябыз.

Аннан алып, фольгага төреп, яисә җиңсәгә тыгып пешерәбез. Җиңсә белән сусылрак була. Янына бәрәңге, башка төрле яшелчәләр салырга да мөмкин.