Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызыл балыкны өйдә тозлау

Бик тәмле тозлы балыкны өйдә ясап була. Өстәвенә аңа кибеттәге балыктагы кебек төрле химик матдәләр дә кушылмый.

news_top_970_100
Кызыл балыкны өйдә тозлау

Тозланган кызыл балык ашыйсы килсә, кижуч дигәнен сатып алып, үзең тозлап куярга була. Ул бәясе ягыннан да оптималь, артык кыйммәт тә, бик очсыз да түгел.

Кижуч балыгын ярым эрегән килеш куна тактасына салырга. Юка кисәкләргә телемләп турарга.

Капкачлы тирән эчле савытка тутырырга. Өстенә маринад яки тозлык салырга.

Тозлык ясау:

  • 1 кг балык
  • 3 аш кашыгы тоз
  • 1 аш кашыгы шикәр комы
  • 10 борчаклы кара борыч
  • 10 борчаклы исле борыч
  • 5-6 лавр яфрагы

Бераз гына үсемлек мае салып җибәрергә кирәк.

Савытка шушы әйберләрне бергә салып, капкачын каплагыз. Аннары селкеткәләп алыгыз.

Балык салынган контейнерны төнгә суыткычка куеп калдырыгыз. Иртәнгә ашарга ярый.

Кызыл балыкның башка төрләрен дә шушы рецепт буенча тозлап була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100