Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тавык итеннән җәйге салат рецепты

Салатның һәр катына майонез салырга кирәк.

news_top_970_100
Тавык итеннән җәйге салат рецепты
Гөлүзә Василова

Җәйге салат өчен: пешерелгән тавык түше, яңа өзелгән кыяр һәм помидор, каты сыр, кызган бәрәңге.

Беренче эш итеп тавык итен тозлы суда пешерергә. Кыярны «корейча» угычтан угычтан уарга, помидорны шакмаклап турарга. Сырны угычтан уарга. Чи бәрәңгене «корейча» угычтан уарга, салкын суда юарга, корытырга һәм кызган майда болгаткалап пешереп алырга, артык мае сеңсен өчен салфеткага куярга.

Ингредиентларны нинди савытка ясауга карап чамалап алырга. Барысы да әзер, салатны җыябыз.

Тәлинкәгә итне кул белән җепсел буенча аерып җәяргә.

Салатның һәр катына майонезны кашык белән тыгызлап җәяргә кирәкми, ә пакет почмагыннан «шакмаклар» ясап агызырга. Бары тик сыр өстендәге майонезны гына тигезләп җәяргә.

Кыярның суын саркытырга һәм ит өстенә салып чыгарга, аннары — помидор, сыр һәм кызган бәрәңге.

Салат ким дигәндә ике сәгать суыткычта торса тәмле була.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100