Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәй янына татлы рулет рецепты

Крем өчен варенье яки повидло да туры килә.

news_top_970_100
Чәй янына татлы рулет рецепты
Гөлнара Галимуллина

Рулет өчен: 5 йомырка, 1 бал калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 1 стакан шикәр комы, ванилин, бер стакан он.

Йомырканың агына шикәр комы салып күпертергә, аннары акрындап сарысын салырга.

Он белән көпшәкләндергеч, ванилинны бергә болгатырга. Соңыннан ике массаны бергә кушарга.

Пергамент кәгазьгә җәеп, 180 градуска кадәр кызган духовкада 15-20 минут пешерергә кирәк.

Камыр кайнар килеш эчлеген салып тастымал белән тотып төрергә.

Крем өчен: 375 грамм эремчек, 270 грамм ак май, 100 грамм шикәр оны (сахарная пудра), 100 грамм куертылган сөт (сгущенка).

Ак май белән шикәр онын 7 минут миксер белән тугларга, аннары эремчек белән куертылган сөт массасын кушарга.

Крем өчен варенье яки повидло да туры килә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100