Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуровтан ат үпкәсен пешерү рецепты

Пешерә белсәң, гади әйбердән дә затлы ризык әзерләп була.

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуровтан ат үпкәсен пешерү рецепты
Салават Камалетдинов

1. Үпкәне 2 сәгатькә салкын суда тотарга. Судан күтәрелмәсен өчен капкач белән бастырып куярга мөмкин.

2. Кәстрүлгә сыярлык итеп зур кисәкләргә бүлеп 1 сәгать кайнатырга. 2 баш чистартылган суганны турамыйча шунда салырга, суын түккәндә ташларга. Кайнап чыгуга туртасын җыеп алырга (җыеп алгач бераз кайнатып суын түгеп, яңа су салып кайнатырга була).

3. Элпәсен, сеңерләрен, кан тамырларын алырга һәм телемләп кисәргә.

4. 6-7 баш суганны ярым боҗралап турап табада ак майда алтын төсенә кергәнче кыздырырга, өстенә үпкәне салып бераз кыздырырга. Ара-тирә болгатырга.

5. Аерым савытка 500 мл кибет каймак, бер кашык томат пастасы, унбишләп борчаклы борыч, 7 дәфнә (лавр) яфрагы, 6-7 тырнак сарымсак, тоз салып болгатырга. (Төрле тәмләткечләр, мәсәлән кипкән үләннәр дә кулланырга була, анысы үзегезнең карамакка, кем ничек тели). Шушы катнашманы суган белән үпкә өстенә салып болгатырга да, талгын утта капкач белән каплап 15-20 минут пешерергә.

Инстачылар арасында «үпкә кайчан деликатес булды», «без аны тавыкка пешереп бирәбез», «мәчеләр ашый», дип язучылар да бар. Икенче төркем инстачылар андый кешеләрне «булдыксызлар, эшкәртәсе юк бит, тоталар да аталар», дип ачуланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100