Илсөя Бәдретдиновадан катлы камырлы хачапури рецепты | intertat.tatar

Илсөя Бәдретдиновадан катлы камырлы хачапури рецепты

"Тиз генә бер тәмле әйбер пешерергә өйрәтәм яме..." - дип язган җырчы үз сәхифәсендә.
Хачапури өчен: катлы камыр, каты сыр, 3 йомырка.

Камырны 4 кә бүлергә. Әзрәк җәяргә кирәк.

Камыр уртасына уылган сырга ике йомырка кушып ясалган массаны салырга да, дүрт почмагын чеметеп куярга. 

Өсләрен теге өченче йомырканың сарысы белән майларга һәм духовкага куярга.

"Духовка табасын майламыйм,тоз кушмыйм. Ничә минут пешкәнен дә белмим.  Бик тиз!!! Бик тәмле!!!
Эченә ни кыстырсаң да була. Эремчек, пешкән йомырка, изгән бәрәңге, фарш, кыздырган гөмбә, чия..." - дип язган җырчы.