Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшелчәләр белән томалап пешерелгән балык рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан яшелчәләр белән томалап пешерелгән балык рецепты тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Яшелчәләр белән томалап пешерелгән балык рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: балык – 1 данә, бәрәңге – 500 г, кишер – 150 г, помидор – 150 г, башлы суган – 150 г, баллы борыч – 150 г, сарымсак – 50 г, лимон үсемлек мае, тәменчә тоз, борыч, яшел тәмләткечләр.

Эш барышы: Балыкны (рәсемдә – сазан) юабыз һәм кәгазь салфетка белән корытабыз, тоз, борыч белән ышкыйбыз. Эченә сарымсак һәм лимон кисәкләре тезәбез. Май, лимон согы сибәбез. Калай табага салып, 200°С лы мичкә 30–35 минутка куябыз.

Бәрәңге аерым әзерләнә: уртача зурлыктагы бертөрлерәк бәрәңгеләрне чистартып, тоз, борыч һәм үсемлек мае белән болгатып, 200°С лы мичтә 10–20 минут тотабыз.

Кишер белән сарымсакны – бергә, суган, баллы борыч, помидорны аерымаерым кыздырабыз. Помидордан кала барлык яшелчәләрне, фольгага төреп, 10 минутка 180°С кызулыктагы мичкә куябыз.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100