Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлфинур Дуваловадан борай ярмасыннан вак бәлешләр рецепты

Борай составында аксым күләме башка культуралардан 27-35 процентка артыграк, кеше организмы өчен алыштыргысыз саналган 18 аминокислота бар, витаминнарга бик бай.

news_top_970_100
Гөлфинур Дуваловадан борай ярмасыннан вак бәлешләр рецепты
http://mamadysh-rt.ru/

Борай ярмасыннан вак бәлеш каз һәм үрдәк итләре белән бик тәмле булачак.

Камыр өчен: 100 грамм маргарин, 150 мл җылы сөт, 150 мл җылы су, 20 грамм чи чүпрә, 1 аш кашыгы майонез, 1 аш кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз, он.

Эчлек өчен: 200 грамм борай ярмасы, 600 грамм фарш яисә ваклап туралган ит, 2 уртача суган, кишер.

Эчлекне кичтән әзерләп куярга мөмкин. Ярманы тозлы суга салып йомшарганчы пешерергә кирәк. Пешкәч салкын суда юып алырга. Фаршны сыер маенда кыздырырга да, ярмага салып болгатырга.

Суганны үтә күренмәле булганчы, кишерне эре кыргычтан чыгарып, сыер маенда кыздырырга. Эчлеккә барысын бергә салырга, тәменчә тоз, борыч салырга.

Чүпрәне җылы баллы суда кабартып алырга. Калган ингредиентларын салып камыр басарга. Камырны кабартып тормыйча, шунда ук вак бәлешне ясап, мичкә куярга, өсте кызаргач әзер була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100